#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге эшләр

Ялутор районының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөлфия Мөхәммәт кызы Калгамановага зур рәхмәтләр әйтәсебез килә. Аның ярдәме белән без, авыл кешеләре, бик тә канәгать. Без мәчеткә кирәкле әйберләр сорап аңа мөрәҗәгать иттек. Ул үтенечебезне тиз генә үтәргә кереште. Ниһаять, спонсор табып та бирде. Төмән шәһәрендә яшәүче Әмир хәзрәт Балдин безгә тавыш көчәйткеч бүләк итте. Менә шундый яхшы кешеләр яши безнең якларда. Яшь булуларына карамастан, кешегә ярдәм кулы сузарга әзер алар. Мондый изге эшләре өчен Әмиргә хәзрәткә дә Аллаһы Тәгалә һәрвакыт ярдәм итеп торсын. Изге эшләре өчен татар...

Подробнее...

Ямбай мәктәбендә туган тел атналыгы

Үткән атнада Төмән районы, Ямбай урта мәктәбендә туган тел укытучысы Динара Хәсән кызы Мамикова оештыруында ел да үткәрелә торган татар теле атналыгы узды. Ул 5-8 нче сыйныфлар өчен Сабантуй бәйрәме белән башланды. Биредә укучылар үзара капчык киеп, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату кебек уеннарда ярышып, бүләкләр алдылар, шулай итеп алар милли бәйрәмнең шартларын кабат искә төшереп, хәтерләренә сеңдерделәр, шул ук вакытта күңел дә ачтылар. 8-11 нче сыйныф кызлары “Татар кызы–2014” конкурсында көч сынаштылар. Чибәркәйләр үзләренең уңганлыкларын күрсәтеп токмач кистеләр, чәч үрделәр...

Подробнее...

Ветераннарга 90 яшь

13-3Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән еш очраша. Алардан сугышта күргәннәре турында сорашып, язып калырга тырыша. Олы яшьтәге михнәтле еллар аша узган бу хөрмәтле шәхесләребез саны көннән-көн кими. Шуларның икесенә бу арада гына 90 яшь тулды. Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсе җитәкчесе үткән ел хаҗга барып кайткан Мөдәррис Юлдашев белән аларны тәбрикләргә барды. Мөдәррис хаҗи һәркайсын изге зәм-зәм суы белән сыйлады, Фатыйх хәзрәт Коръән һәм башка китаплар бүләк итте.

Сугышчан укчы Хәмис Абайдуллин (өстәге рәсемдә гаиләсе белән) Акъярда яши. Ул...

Подробнее...

Телебезнең кадерен белеп

12-1Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә Туган тел көненә багышланган «И туган тел, и матур тел» дип аталган шигърият конкурсы оештырылды. Чараны алып баручы Банисә Ниязова Туган тел көненең мәгънәсе, тарихы белән таныштырганнан соң, катнашучыларга сүз бирде. Быел да шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 40ка якын укучы Г.Тукай, М.Җәлил, Ш.Галиев һәм җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләренә зур әһәмият биреп, туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Жюри әгъзалары РФнең атказанган укытучысы Г.Я.Закирова, педагогия фәннәре кандидаты, доцент...

Подробнее...

Рәхмәт яусын, инәү, сиңа

Сабыр, акыллы, тырыш, кешелекле, намуслы... Телебездә кулланылган нинди сыйфатларны тезеп китсәм генә инәмнең портретын тулы итеп күз алдыгызга китерә алырсыз икән?

Искиткеч кеше ул Вагай районының Тугыз авылында гомер уздырган Зәкия Ният кызы Әбүсәгыйтова. Ул Тугыз янәшәсендә урнашкан, кайчандыр гөрләп торган Угымаер авылында 1934 нче елда Ниятбагы белән Өмсәгыйдә Юсуповларның гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Дәhшәтле Ватан сугышы башлану белән әтисе фронтка китә. Җиде яшьлек Зәкия әнисенең беренче ярдәмчесе булып сеңелләре Майсәрә, Кафия, Майнурны үстерергә hәм йорт эшләрен...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836