#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Изге ният” көне

Шыкча авылы хакимияте территориясендәге Явызбы, Талмы, Шыкча авылларында өмәләр булып үтте.

Һәр ел саен авыл халкы В.И.Ленинның туган көненнән башлап Җиңү көненә хәтле чистарынып, өмә үткәрәләр.

Менә быел да һәркем ишек алдында, өй тирәсендә, аннары зиратны чистарттык.

Һәр авылның изге саналган бер почмагы бар, ул – каберлек. Мәңгелек йортыбызның бүгенге торышы күпләрне уйландыра, борчылу тудыра. Шуңа күрә дә ул көнне “Изге ният” көне дип атаганнар. Безнең якларда каберләрне, зиратларны чистартуда һәркем катнаша.

Менә быел да Явызбы, Талмы, Шыкча мәчетләренең имамнары тарафыннан...

Подробнее...

Котлыйбыз

21-3Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсенең чираттан тыш корылтае 15 нче майда узды. Идарә рәисе итеп Зиннәт хәзрәт Садыйков сайланды.

Хөрмәтле Зиннәт хәзрәт!

Без сезне чын күңелдән өлкә диния идарәсенең рәисе итеп сайлануыгыз белән котлыйбыз. Җаваплы эшегездә Аллаһы Тәгалә сезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек бирсен. Ислам нуры өлкәдәге барча мөселманнарны яктыртып, алар күңелендә иман нуры балкысын. Шулай ук гыйлем алу буенча файдалы гамәлләрне мул чәчеп, себер җирлегендә яңа буын чын дини кешеләр булып, Аллаһы Тәгаләне бер иткән, сөекле бәндәләр көннән-көн күбәйсеннәр. Сезнең дөреслек һәм...

Подробнее...

Сөннәткә утырту

Сөннәткә утырту фәнни телдә циркумизация (циркумцизия) дип атала. Бүгенге көндә төрле хирурглар тәкъдим иткән берничә төр циркумизация ысулы бар.

Табиблар үткәргән тикшеренүләр сөннәтләнүнең гигиена саклауда мөһим роль уйнавын дәлиллиләр. Шул сәбәпле яһүди яки мөселман булмаган күп кенә кешеләр дә балаларын кечкенә чакларында ук сөннәткә утырталар. Сөннәтләү – АКШта бүгенге көндә иң киң таралган операция, аны яңа туган ир балаларның 80 процентына ясыйлар. Израильдә бу сан 98 процентка җитә. Аларда бу операцияне нигездә андрология буенча белгеч булган хирурглар ясый.

...

Подробнее...

Дин дәресләре

(Уналтынчы дәрес).

(Башы 2012 елның 13,15,18,36 һәм 2013 елның 18,23,27,29,35, 38,44 һәм быелның 11 саннарында).

Мәдинә халкының пәйгамбәрне каршы алулары. Мәсҗид салдыру. Исламиятнең интишары (таралуы). Патшаларга илчеләр җибәрү. Мәккәнең алынуы. Пәйгамбәрнең вафаты.

М. – Пәйгамбәрнең Мәккәдән чыгуын ишетү белән сәхәбәләр көн саен Мәккә юлына чыгып, аны көтеп торалар икән. Көннәрдән беркөнне каршы чыгучыларга көтелгән кунаклар күренә. Болар куанычларыннан ни эшләргә белмиләр, аны чолгап алып хәл-әхвәл сорашалар. Кайсы дөянең тезгененнән, кайсы ияреннән, кайсы алдан, кайсы моннан тоталар...

Подробнее...

Ата сөйләгән бер хикәят

- Ерак сазлыклар артында бер гаилә яшәгән. Ирле-хатынлы икесе дә сирәк очрый торган акыл белән гомер кичергәннәр. Гаилә башлыгы мулла-мәзин нәселеннән, ә хуҗабикә акыл белән хөкем сөргән хикмәтле нәселдән булган. Гаилә корып яши башлагач, бер-бер артлы дөньяга дүрт кыз, дүрт ир малай аваз салганнар. Балаларны үстергәндә әти кеше төрле гыйбрәтле хәлләр, изге гамәлләр турында сөйләп килгән һәм үзенең шәхси үрнәгендә аларны тәрбияләгән. Тәпи йөгереп киткәч, улларының буыннарын эш белән чыныктырган. Яшьләренә карап эш кораллары (сәнәк, көрәк), агачтан уенчык мылтыклар ясап биргән, улларын ауга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836