#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер татар мәгърифәтенең якты йолдызлары

последние и лучшие новости искусства в мире

51-4Минем язасы килгән сүзләрем, һавадан алынган буш сүзләр түгел, аларны мин “Муслим-инфо”, “Истина”, “Татарстан”, “Яңарыш”, “Тюменская область сегодня”, “Татар иле”, “Красное знамя”, “Мусульмане Сибири”, “Тюменская правда”, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Шәһри Казан” һәм башка газета һәм журналлардагы материаллардан алдым.

Безнең Сала (Яңа Кәешкүл) авылыбыз тарихын мәгарифсез (без просвещения) күз алдына китерерлек тә түгел. Шуның өчен мин “Себер татар мәгърифәтенең якты йолдызлары” дигән чыгыш әзерләдем.

Үзләрен жәлләмичә, халык өчен эшләгән бөек, данлыклы, героик гаилә турында сөйлисем килә. Чыгышы ягыннан безнең авылдан дип әйтергә була. Бу гаилә – Гарифуллиннар гаиләсе. Безнең өчен, себер татарлары өчен алар башкарган эшләр зур хөрмәткә лаек. Җаннарын-тәннәрен кызганмыйча, бар йөрәктән, бөтен көч-куәтләрен биреп, себер татарлары белемле булсыннар дип тырышканнар.

Күренекле мәгърифәтче, педагог Гарифуллин Бәдретдин Гарифулла улы 1895 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Олы Кариле авылында күп балалы урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Ул үз авылында мәдрәсә тәмамлый.

Замананың аң-белемле кешесе Бәдретдин Гарифулла улы 1915 елны патша армиясенә алына. Өч сугыш ветераны.

1918 елга кадәр I империалистик сугышта катнаша. Гражданнар сугышы елларында (1918-1920) ул Кызыл Армиядә хезмәт итә. Язучы Шамил Усманов җитәкләгән татар полкына эләгеп, Казан Кремлен юнкерлардан азат итүдә, Курск өлкәсендә Деникинга каршы сугышларда катнаша. Батальон комиссары белемле Бәдретдин Гарифуллинны надан кызылармеецларны укытырга укытучы итеп билгели.

1921 нче елга кадәр фронтта кызылармеецларны укыту эше белән шөгыльләнә. Шул ук елны (1921 елны) укырга-язарга өйрәтер өчен, наданлыкны бетерер өчен Казаннан Себергә җибәрелә.

Рус телен бик яхшы белгән мәгърифәтче Төмәнгә килеп урнаша. 1922 нче елда Тубыл округында өлкән милиция хезмәткәре булып эшләүдән башлап, Тубыл округы мәгариф бүлегенең милли мәктәпләре инспекторы, Вагай районы мәгариф бүлеге мөдире (1928-1932 еллар) кебек бик җаваплы эшләрне башкара.

Тугыз, Казанлы, Сатылган, Карагай, Яңа Кәешкүл, Шыкча мәктәпләрендә 24 ел директорлык вазифасын башкара. Ул мәктәпләрне башта беренче баскыч мәктәпләре (начальные школы), соңыннан җидееллык мәктәпләре дәрәҗәсенә җиткереп, Тубыл, Вагай, Яркәү районнарында һәркайда үзе ачкан. Ул бит мәктәп ачты дигәндә, ишекне ачып-ябу кебек түгел. Аңа халыкны оештырып, күпме каршылыкларга очраган, үзе дә тир түгеп, никадәр бүрәнәләр күтәреп-өстерәп йөргән.

Оста оештыручы, гадел, кешелекле, прогрессив карашлы мәгърифәтчене җәмгыять эшендә дә тиз күреп алалар. Партия һәм хөкүмәт аны Тубыл, Вагай районнарындагы иң артта калган авылларга җибәргән, мәктәпләр ачу эшен тапшырган.

Шулай гаиләсе белән бергә, кайвакыт атлар белән, күпчелек җәяүләп, авылдан-авылга, районнан-районга күчә-күчә, юл газапларын күреп, килеп урнашканнар.

Бердәм, тырыш, эшчән Сала халкы ярдәмендә 1936 нчы елның октябрь аеннан башлангыч мәктәп җидееллык статус белән укыта башлый. Мәктәп директоры – Бәдретдин Гарифулла улы була.

Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, тырыш, иҗади эшләүче укытучылар коллективы булганлыктан, мәктәптә укыту-тәрбия эшләре гөрләп торган.

Бәдретдин абый, татар теле укытучысы буларак, әдәбият түгәрәген оештырган, укучыларга хикәя, шигырь язу серләрен төшендергән. Яхшы язылган шигырьләрне, мәкаләләрне Мәскәүдә Муса Җәлил тарафыннан чыгарылып барган балалар журналына җибәреп торган. Ул мәктәптә укытучы эше белән генә чикләнмәгән. Партия, совет органнары карарларын үтәү өчен халыкны оештыруда катнашкан. Чәчү, урман кисү, печән әзерләү, сабан туйлары уздыру һәм наданлыкны бетерү, төрле курслар ачу кебек эшләрдә, район вәкиле буларак, оештыру эшләре алып барган. Социализм төзү юлында, халыкны агарту, мәгърифәтчелекне үстерү юлында беренче, иң авыр адымнарны ясаган буын вәкиле.

1920-1930 еллар – бик авыр еллар, яңалык белән искелекнең көрәш еллары. 1930-1937 нче елларда Сталинның шәхес культы котырган, вак милләтләргә каршы геноцид алып барылган, зыялыларны, мәгърифәтчеләрне юк иткән дәвер башланган. Бай һәм олы тарихлы татар халкы аеруча зур югалтулар кичергән.

Шәхес культы җилләре Гарифуллиннар гаиләсенә дә мең газаплар алып килгән. Эшен оста башкаручы, гадел, миһербанлы Бәдретдин абыйга кара көнчеллек тотучылар табыла.

1938 нче елда “гаепле” язучыларның әсәрләрен саклаган өчен Бәдретдин абыйны “халык дошманы” дип эштән чыгарганнар.

Төнлә Рәфыйк бабай Рябиков кереп: “Сиңа, Гарифуллин, дөреслек юллап бүген үк авылдан китәргә кирәк. Бүген төнлә сине кулга алырга мөмкиннәр. Вакыты шундый. Мин атлар җиктем, 15 чакрымга илтеп куярмын, ашык”, - дип чыгып киткән. Озак та үтмәгән, өйгә килеп кереп, Бәдретдин Гарифулла улын эзләгәннәр, өйләрен астын-өскә актарып, тентү ясаганнар.

Баздан чыккан китапларны мичкә ыргытканнар. Алар дөрләп янганнар. Икенче көнне салкын кыш дип тормаганнар, хатынын биш баласы белән урамга куып чыгарганнар. Имеш: “Халык дошманы” гаиләсе мәктәп квартирында яшәргә тиеш түгел”, - дигәннәр. “Халык дошманы” балалары пионер булырга да лаек түгел дип, линейка җыеп, Люция апа белән Зәрә апаның пионер галстукларын чиштергәннәр.

“Ачлыктан, туңып үлүдән аек акыллы, эшчән, ярдәмчел Кәешкүл халкы безне коткарып калды”, - дип шатланып Люция апа “Гомерем мизгелләре” китабында яза.

Биш ай буена дөреслек эзләп Бәдретдин Гарифулла улы Мәскәүдә, Казанда йөргән. 1938 нче елның кышында Мәскәүдә халык мәгарифе комиссариатына мөрәҗәгать иткән. Надежда Крупскаяның кабул итү бүлмәсенә керү бәхетенә ирешә. Крупская аны һәр яктан сыный, рус әдәбиятыннан сораулар бирә; Гарифуллин белемле, эрудицияле икәнлеген таный. Крупскаяның боерыгы белән Бәдретдин Гарифулла улы элекке эшенә кайта. Биш айлык хезмәт хакы һәм башка югалтулар түләнә.

Намуслы, эшчән Бәдретдин абый партия каршында бер гаебе дә юклыгын белгән. Шуңа күрә үзенә яла ягуны, гаделсезлекне бик авыр кичерә.

Нинди генә кайгы-хәсрәтләр, авырлыклар күрмәсен, дәһшәтле хәлләрдә аптырап калмаган, көрәшә белгән, бөтен авырлыкларны күтәреп эшен дәвам иткән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аңа хас сыйфатлар: алдынгы карашлы мәгърифәтче, кешелеклелек дәрәҗәсен югары тотуы, халыкка хезмәт итү, себер татарларының мәгърифәтчелегендә иң беренче шәхес булган. Аның исеме зур өч томлык Төмән энциклопедиясенә кертелгән.

Рәхилә УРАЗАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836