#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган йортында музей булдырды

последние и лучшие новости искусства в мире

47-12Яркәү районы, Тархан авылында яшәүче Фәния Шарапова туып-үскән йортында музей ачкан. Аны ул “Имашевлар утары-музее” дип исемләгән. Фәния Шамил кызының әйтүенчә, балачагы узган әлеге йортка 130 ел. Аны картатасы Шәрәфетдин Имашев үзенең 5 баласына 2 катлы итеп төзегән була. Вакыт узып, 1960 нчы елда йортны сүтеп, Сырма урамына ике аерым йорт итеп күчерәләр дә, берсендә Ачилә апае, икенчесендә әти-әнисе яшиләр. 1961 нче елда бу йортта Фәния апа туа, балачагы, яшьлеге биредә уза.

Кайчандыр бала тавышлары белән шау-гөр килгән туган йортының ятим калып, “моңсуланып” утырганына карап, Фәния апаның күңеле сыкрана. Әлбәттә, туган йортны сатып, беркемнең дә баеганы юктыр, мөгаен, тик ишелеп утыруы тагын да кызганыч. Фәния апа туган йортына ничек яңадан җан бирү турында уйлана һәм, бер карарга килеп, өйдәге, амбар, мунчадагы әйберләрне җыештыра башлый. Үзенең теләген авылдашларына әйтеп, алардан әби-бабаларыннан калган әйбер-җиһазларны җыя, клубта булган әйберләрне аңа бирәләр, күрше авыллардан китерүчеләр дә табыла. Иң күп әйберләрне авылдашы Фәрзәнә Гали кызы алып килә. Көнкүреш әйберләре белән биредә әтисе - тарих фәне укытучысы, туган ягын өйрәнүче Гали Шәрәфетдиновның авыл тарихы чагылдырылган китабы, Айзетдин бабасының күн итекләре урын алалар. Менә шулай якташлары ярдәме белән Фәния апа музеен экспонатлар белән баета бара. Әйберләрдән башка биредә Имашевлар токымының күренекле шәхесләре турында кызыклы мәгълүматлар, Мәрзия апасы төзегән нәсел шәҗәрәсе бар.

Фәния Шамил кызы Иске Александровка мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлап, Ялутор медицина училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, үз районында Сорокино, Карбан, Иске Александровка авылларында фельдшер-акушер вазифасын башкара. Тормыш иптәше Әхмәт Әсхәт улы белән 3 бала үстерәләр. Гаилә башлыгы гомер буе “Междуреченский” совхозында тракторчы булып эшли, соңгы елларда үзенең тракторы белән авылдашларына хезмәт күрсәтә. 38 ел стажлы хезмәт ветераны Фәния Шамил кызы лаеклы ялда булса да авыл тормышында актив катнаша, ул әле алыштыргысыз авыл депутаты да. Җәен урманда җиләк-җимешләр, гөмбә җыярга ярата, күп итеп хайван асрыйлар, бакча утырталар. Тормышларына ямь өстәп 5 оныклары үсә.

- Музейны быел июль аенда тантаналы рәвештә ачтык. Шулайрак килеп чыкты, безнең авылга Казанның Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан галимнәр килделәр. Алар музейның беренче кунаклары булдылар. Аннары укучылар, үзебезнең “Чишмә” ансамбле җырчылары, күрше авыллардан шәхсән килүчеләр булды. Җәй көне килгәннәрнең һәрберсенә музейны ачам, салкыннар башланса, көн саен мич ягып торып булмас, әлбәттә, әмма күз күрер, диләр бит бездә. Бары тик сәламәтлек булсын! Мәкаләләр, фотосурәтләр өчен стендларга заказ бирдем, аннары дини китаплар, борынгы Коръән китабын сандыкта саклыйм. Киләчәктә өлкәнең төрле ягына таралган Имашевларны биредә җыеп, очрашу оештырырга уйлыйм. Тик бу пандемия тизрәк үтеп китсен генә иде”, - дип сөйләде Фәния апа үзенең киләчәккә куйган планнары белән таныштырып.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836