#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Урманнарны саклыйк!

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәзерге вакытта узган ел янгыннарга дучар булган мәйданнарда чистарту һәм әзерләү эшләре актив бара. 2021 елның сентябрендә шәһәребезнең мең ярымнан артык битараф булмаган халкы 16 га мәйданда утырткан нарат үсентеләре табигый шартларда үсеп киткәннәр. 2022 елда «Урманнарны саклау» милли проектының «Экология» төбәк проекты кысаларында Төмән өлкәсендә 6,94 мең га мәйданда урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү, шул исәптән 3,2 мең га мәйданда ясалма үсентеләр утырту планлаштырыла, моның өчен 14 млн. данәдән артык орлык кирәк булачак. Утырту өчен Төмән өлкәсе урманчылыкларының урман питомникларында үстерелгән ылыслы токым (нарат, чыршы) үсентеләре, шулай ук күрше төбәкләрдә сатып алынган утырту материалы файдаланылачак.

Агач утырту буенча оештырылган акцияләр урманнарны яңадан торгызу идеясен хуплап кына калмыйлар, ә безнең төбәктә яшәүчеләрнең экологик культурасын да формалаштыралар.

Төмән өлкәсе урман фонды җирләрендә ел саен санитар-сәламәтләндерү чаралары, шулай ук ауган агачларны җыештыру үткәрелә.

Урман янгыннары белән узган мәйданнарда, зарарланган һәм һәлак булган урыннарда санитар-савыктыру чараларын үткәрүне билгеләү максатларында тикшерүләр уза. 2021 елда урман янган мәйданнарны тикшерү узган җәйдә башланган иде һәм быел да дәвам итә. Бу эшләр «Төмән өлкәсенең урманны яклау үзәге» филиалы белгечләре катнашында «Төмән авиабазасы» хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

Мәсәлән, 2021 елгы янгыннардан Муллаш авылына таба юнәлештә урманнар нык зыян күрде. Бу бигрәк тә сизелерлек булды, чөнки бу урыннарда халык актив йөри. Анда күп санда һәлак булган агачлар бар. Алар тиз арада корткычларның таралу урынына әйләнә, урманны зарарлый, шуңа күрә биредә санитар кисүләр кирәк. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында нарат үсентеләре утыртылу да планлаштырыла.

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836