#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төрле төсмерләргә бай булган фестиваль

последние и лучшие новости искусства в мире

9-12Төмән өлкәсендә барган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында «Таң йолдызы» һәм «Халык сәнгате» үзешчән сәнгать осталары бәйгеләре Тубыл шәһәрендә узды.

15 нче мәктәпнең сәхнәсеннән 200дән артык катнашучы чыгыш ясады. Тубыл шәһәре һәм районыннан, Вагай, Уват районнарыннан килгән укучыларны, үзешчән артистларны өлкә милли мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина Төмән өлкәсе хөкүмәте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән котлады. Шәһәр Думасы депутаты, 15 нче мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин фестиваль белән котлап, уңышлы чыгышлар теләде.

9-11Тубыл шәһәре мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан, мәдәният үзәкләреннән, район мәктәпләреннән килгән төрле яшьтәге катнашучылар төрки халкылар мәдәниятен, телен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятенең күпкырлы булганын үзләренең чыгышларында күрсәттеләр. Тамашачыларның күңел түрләренә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, жюри әгъзаларының мәхәббәтен яуладылар.

Һәр чыгыш мактауга лаек булды. Катнашучылар дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Иң яхшылары Төмән шәһәрендә узачак гала концертта катнашачаклар. Шигырь сөйләүчеләрнең күпчелеге Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин иҗатыннан шигырьләр сөйләделәр. Җирле авторлардан Галия Абайдуллинаның, Сөнгатулла Бекенинның шигырьләре яңгырады.

9-13Халкыбыз элек-электән кул эшләре сәнгате белән шөгыльләнгән. Фестиваль кысаларында кул осталарының күргәзмәсен оештыру да традициягә кергән. Татар мәдәниятен, халык традицияләрен саклауда, популярлаштыруда зур өлеш керткән кул эшләре осталары милли орнаментлы савыт, бизәнү әйберләрен күрсәттеләр, милли темага рәсемнәр күрсәтелде.

Жюри әгъзасы Мәүлидә Хәйруллина: «Буыннан–буынга күчеп килгән, әби-бабаларыбыздан калган моңлы халык җырлары яңгырамады. Халык җырларында безнең тарих бит. «Халык сәнгате»ндә күбрәк халык җырларын башкарсыннар иде. Нигездә замана җырларны тыңладык», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Жюри әгъзасы Вилдан Якупов: «Татар җыр һәм бию ансамбльләренә татарча исем бирергә кирәк. Районнарда, татар авылларда булдык. Татарча җырлаучы җыр төркемнәре русча атала. Бу күренеш дөрес түгел дип уйлыйм. 15 нче мәктәптә үткән фестивальдә төрки халыкларының мәдәниятен саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән һәр катнашучыга рәхмәтләребезне юллыйбыз, иҗат уңышлары телибез. Һәр чыгыш ясаучы мактауга лаек. Иң яхшылары Төмән шәһәрендә узачак концертта катнашачаклар. Беренче урыннарга лаек булган Эмилия Абайдуллина, Айгөл Арипова, «Сүзге» вокал ансамбле (җитәкчесе Наҗия Хәкимова) чыгышлары, Ләйлә Насыйбуллина, Самирә Ваһапова (җитәкчеләре Банисә Ниязова) - бию ансамбльләре күңелләребездә якты, матур хатирәләр калдырды. Катнашучыларның һәммәсе җылы сүзләргә лаек булды. Талантларны барлаган иҗат фестивалендә катнашып җиңү яулаган 9-15Тубыл шәһәре һәм районының иң яхшы коллективлары һәм солистлары, балалар, ветераннар ансамбльләре Төмән шәһәрендә чыгыш ясарлар дип уйлыйм. Безнең «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблен дә өлкәдә узачак гала-концертта катнашырга тәкъдим итәр идем», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Рухи мирасыбызны саклап калуда үзләренең өлешен керткән, җырлары, биюләре белән сөендерүче Тубыл шәһәре һәм районның иң яхшы коллективлары киләчәктә дә озак еллар сәхнәләрдә балкып торсыннар. Нәфис сүз осталарына, шигырь сөйләүчеләргә, җырчыларга, биючеләргә зур үрләр яуларга язсын.

Талантларны барлаган иҗат фестивалендә катнашып җиңү яулаган балалар һәм ветераннар ансамбльләрен котлыйбыз, иҗади уңышлары телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836