#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

2021 ел артта калды. 2022 елга да бергәләшеп аяк бастык

последние и лучшие новости искусства в мире

Сезнең кулыгызда яңа елның беренче саны. Елдагыча, кадерле укучыларыбыз газетаны вакытында алып өлгерсеннәр өчен редакция коллективы икеләтә көч белән эшләде. Сез бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп татар телендә төрле хәбәрләр, татар тормышы, үрнәк гаиләләр, якташларыгыз белән танышсын, киңәшләр белән күңел дөньягызны баетсын өчен бик тырыштык. Төсле календарь да әзерләдек. Коллектив әгъзалары да, хәбәрчеләребез дә үз эшен 100 процент өлгереш белән башкарды.

Тиражыбыз да сөендерде. Аның кимүенә йогынты ясарлык сәбәпләр күп төрле. Монда якташларыбызның татар телендә уку дәрәҗәсе түбәнәю белән бергә, “Почта России” хезмәткәрләренең эшләренә салкын каравын, пандемияне дә кертергә булыр иде. Яңа елга 2410 данә “Яңарыш” һәркемнең өенә килеп торачак. Әле без эшне соңга калдырырга гадәтләнгән. Язылу вакыты төгәлләнү белән газетага яздырырга ярдәм итүебезне үтенеп шалтыратулар арта. Ләкин хәзер почта бүлекләрендә февраль аеннан гына яздыра алалар. Ә январьда электрон газета укып торырга мөмкин, яисә редакциягә килеп алып була.

Өлкәнең көньягында яшәүче 100 меңнән артык татар өчен бу саннар горурланырлык түгел, әлбәттә. «Яңарыш»ны, “Хикмәт”, “Муслим-инфо” газеталарын укысак, “Яңа сулыш”, “Себер йолдызы” телетапшыруларын карап, “Дусларга сукмак” радиотапшыруын тыңласак, никадәр хәбәр алабыз, рухыбызны баетабыз, карашыбыз да киңәя түгелме?

Әле “Яңарыш” белән аена бер мәртәбә Татарстаннан “Без бергә” газетасы да килеп тора. Анда илнең барлык төбәкләреннән хәбәрләр тупланган.

Инде әйтерсез, безнең турында язмыйсыз, без сезне аңламыйбыз, дип. Менә шуңа ышанасы килми, ул инде һәр кешенең үзеннән торадыр. Язып өлгермибез икән, үзегез языгыз, рус һәм татар телләрендә язмалар кабул итәбез.

Өлкәбездә, Аллага шөкер, берничә дистә татар иҗтимагый оешмалары үз эшләрен башкаралар. Без һәркайсы белән дус яшибез, берсен дә аерырга теләмибез. Нинди генә чара уздырсалар да, халыкка җиткерергә тырышабыз.

Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелеген-дәге өлкә татар автомиясенә ветераннарга, мохтаҗларга - 100 данә, Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровка, Мөнирә Хөснетдинова әйдәп барган “Бәрәкәт” хәйрия фондына мәчетләргә, татар хәрәкәте ветераннарына 100 данә яздырулары өчен үземнән, коллективтан һәм газетаны бушлай алучылардан зур рәхмәт җиткерәбез.

Айсатулла Сәйфуллин («Лифтремонт») һәрвакыт – 20, Нурулла Бахметов (Уват районы, Өге авылы) пенсионерларга – 10 данә гел яздырып торалар. Айсылу апа Юнысова – 10, Алсу Симонова – 12 данә газетага яздыруда ярдәм иткән өчен, Фәрид Хәкимов концертларда, Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге төрле чараларында яздырырга рөхсәт бирүләренә зур рәхмәт.

Аллага шөкер, ярдәмчеләребез, дусларыбыз бар, Хәнисә Алишина, Гөлсинә Ниязова, Альберт Алтынгузин, Фатыйх Гарифуллин, Рәшидә Бакиева һәм башка бик күпләр газета турында гел җылы сүзләр белән әйтеп, язып торалар.

Киләсе елда да бер-беребезнең ярдәмен тоеп, исән-сау яшәргә язсын.

Районнар буенча тиражны үткән ел белән чагыштырып таблицадан карый аласыз.

“Яңарыш” өлкә татар газетасы редакторы Алсу СӘГЫЙТОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836