#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

27 январь – Ленинград блокадасын өзү көне

последние и лучшие новости искусства в мире

5-13Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышында немец гаскәрләре белән 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январенача бара.

“Җәйге бакчада чокырлар түгел – траншеялар казыдылар. Җир казучылар анда-монда йөрделәр. Янәшәдә эшлекле, моңсу кыяфәттә бер траншеядан икенчесенә сынчы-реставратор Георгий Симонсон йөгерде. Аңа авыр бирем йөкләнде: Җәйге бакчаның сыннарын җиргә күмү.

Георгий Александрович ашыкты. 1941 елның җәйге матур көннәре торды, әмма көз җитеп килә, ашыгырга кирәк. 6 нчы һәм 9 нчы чатындагы яшь Аврора җир астына төште. Патша Аполлон һәм ямьле Нимфа аның артыннан киттеләр. Сунарчылык патшабикәсе Диана Крылов бабайга куелган һәйкәлгә соңгы тапкыр елмайды...

Данлыклы сыннарның кайда яшерелгәнен берничә кеше генә белде. Симсонга, әлбәттә, бу мәгълүм иде. “Өлгермәдек яшерергә!” Суыклар, кеше җитешмәү, якынлашкан ачлык эшләрне тәмамларга мөмкинлек бирмәде.

“Амур һәм Психея” сыннар төркеме, Эфдальская ваза”...

Һәр бомбалаудан соң Георгий Александрович Җәйге бакчага йөгерде. Ләкин һәр атна белән Загородный проспектка юл авырайды һәм озынайды. Ачлык үзен сиздерде. Иң соңгы көчләр китте. Бер көнне Георгий Александрович берничә адым гына ясый алды да тешен кысып, әрнеп баскычка утырды. Көче кирегә фатирга йөзенеп керергә генә җитте. Ачтан үлгән сынчы янында дәфтәрдән ертылган битләр табылды. Аларга көчсез кул белән Җәйге бакчаның аллеялары сызылган, саннар белән тәреләр куелган. Башка битләрдә саннар янына: “17-Немезида, 18-Рок, 22-Искренность...”, – дип язылган.

Георгий Александрович җиргә күмелгән сыннарның, әлбәттә, аның язмаларыннан башка да планы барлыгын белгән. Әгәр ул югала, янгында яна калса дип курыккан. Сыннарга мәңгелек җир астында ятарга диелмәгән бит. Килер бер көн, Җиңү җитәр, ул барчасын шәһәргә кайтарырга тиеш. Сакларга һәм кайтарырга!

Кояшлы ачык көннәрдә Нева елгасы янындагы чиркәүләрнең гөмбәзләре ялтырый, искиткеч гүзәл!

Әмма фашистлар өчен матурлык нәрсә? Шәһәрнең стеналарына якынлашкач, алар аны бинокльдән карап, ялтыраган чиркәү очларында, гөмбәзләрдә матурлыкны түгел, үзләренең еракка атучы тупларына урынны билгеләүне күрәләр, үзләренчә хисап ясыйлар. Менә-менә уң яктарак 9 нчы “хәрби объект” – Эрмитаж, янә уңгарак һәм якынрак – 192 нче объект – Пионерлар сарае. Бу урыннарны билгеләүне дошманнан тартып алырга һәм яшерергә кирәк. Бу хәрби бурычны төрле һөнәр кешеләре үти: бер виолончельдә уйнаучы егет, бер пианист кыз, ике архитектор, бер рәссам кыз. Биш гөмбәзгә һәм өч чиркәү очына соры төстәге халатлар эләләр, алтын Исаакиның “башын” һәм Петропавловск ныгытмасы түбәсен соры буяуга буйыйлар. Бу “ориентирлар” фашистларга каршы, Ленинградның караңгы күге белән кушылып юкка чыгалар.

Туплар туктаусыз шартлый. Әле дә ярый Аничков күпереннән бронза Клодт атларын алып өлгерәләр. Ләкин Ленинградта һәйкәлләр күп була, кайберләрен яшерәләр, җиргә күмәләр. Аларның һәрберсен сакларга кирәк. Бербөтен кварталлар маскировкалана, 40 махсус рәссамнар бригадасы эшли.

Фашистлар бик Смольныйны бомбага тотарга хыялланалар, әмма бөтен сугыш буена Ленинград өстеннән очып эзлиләр, таба алмыйлар.

Смольный һәм янындагы бөтен йортлар, скверлар, аллеялар өстеннән гаять зур челтәр сузалар. Аның өстенә фанера кисәкләренә агачлар, куаклар, аллеялар, аттракционнар, мәдәният паркы, сулык ясыйлар.

Андый челтәрне каян алырга? Бөтен запасны җыялар – җитми. Табыла. “Ленинград сәүдә йорты”нда. Үрмә ятаклар (гамак). Аларның таякларын алалар, балыкчыларның, волейболчыларның – нинди табыла, барчасын бергә кушып үрәләр. Нык арканнар белән беркетәләр, Смольный югала. Рәсемнәрне һәр елны төрле ел фасылларына туры китереп, 4 тапкыр ясарга туры килә. Фашист “стервятникларыннан” безнең очучылар, зенитчылар, рәссам-маскировкалаучылар Смольныйны нык саклыйлар.

9 нчы “хәрби объект” Эрмитаж да дошман кулына эләкми. Бәясез байлыкны чишеп, төреп тартмаларга салалар, ерак юлга әзерлиләр. Тартмаларны вагоннарга музей хезмәткәрләре үзләре генә төйи алмыйлар, ярдәмгә кызылармиячеләрне, диңгезчеләрне чакыралар. 1941 елның 1 июлендә олы байлык төялгән 27 зур вагонлы эшелон эвакуацияләнә, иң кыйбат әйберләр бронялы вагоннарга урнаштырыла. 20 июльдә Эрмитажның байлыгы төялгән 25 вагонлы икенче эшелон китә. Өченче эшелонны җибәрергә өлгермиләр. Гитлерчылар Мга станциясен кулга төшерәләр, Ленинград белән илне тоташтырган соңгы тимер юлы җебе өзелә. Эрмитажның югары катларыннан аска пыяла, бронза һәм башка материаллардан ясалган әйберләрне төшерәләр. Аларның күбесен Пионерлар, Укытучылар йортларына урнаштыралар”.

“Рассказы о Ленинграде” Вольт СУСЛОВ.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836