Июль 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яңавылда Бохарлы-татар бистәсе тарихи-мәдәни тыюлыгын булдыру идеясе белән янып йөрүче актив Әлмирә ханым Гомәрова башкарган, катнашкан, оештырган чаралар исәпсез. Барысы турында да газета битләрендә язып өлгертү мөмкин түгел. Ул әле генә нәсел җепләре барып тоташкан Аккүл (Яркәү районы) авылында нидер үткәрә, икенче көнне авылның начар юлларын артта калдырып, төне буе пешеренеп, Яңавылда зур чарада катнаша.
Ә бу юлы тарихка мәхәббәт, аны саклау, барлау, күрсәтү теләге берләштергән 3 ханым оештырган «Төмәннең татар муенсасы» туры турында сөйләрбез.
25 июньдә беренче тур узды. Ямбайда комплекс капкасы янында кунакларны музей фондларын саклаучы Нэля ханым Фәйзуллина традицион чәк-чәк белән каршы алды. Урал артындагы беренче таш мәчетнең тарихы күпләргә таныш инде. Бу - Себердәге бохарлыларның мәдәни мирасының энҗесе - татарларның күп буынын рухи үстерү һәм агарту үзәге. Революциядән соң мәчеттә сөт заводы да, пионерлар сарае да урнашкан, әмма авыл халкы һәм аның җитәкчеләре тырышлыгы белән мәчет яңартылып халыкка кайтарылган. Комплекс буенча сәяхәтнең беренче өлешендә танылган шәхесләр - Кармышаков, Мортазин, Мирсәлимов тормышы белән танышу булды. Нэля ханым авылның дүрт еллык тарихын, анда яшәүчеләр турында сөйләгәндә вакыт могҗизалы рәвештә сиздерми дә үтеп китте.
Ә кунаклар шул арада Кырынкүлгә – Зөләйха ханымның гаилә истәлекләре белән бергә өлкә, ил тарихыннан кызыклы мизгелләргә бай тылсымлы йортына юнәлделәр. Зөләйха ханым Алишева безне болын үләннәре кушып пешергән хуш исле чәй белән каршы алды һәм үзенең гаҗәеп гаиләсе турында сөйли башлады. Без еллар аша ерактагы Рәнчек авылына юнәлдек, әтисе - тракторчы Тимерали йортында булып, тәрәзә аша күршеләренең бүлмәсендә утырган, озак еллар хыял булып тынгылык бирмәгән борынгы пианиноны күрдек. Гаилә тормышындагы дулкынландыргыч вакыйгалар безне битараф калдырмады. Хуҗабикә белән бергә көлдек тә, кайберләрен күңел аша да уздырдык. Тамырларга багышланган бүлмәдәге өстәл, борынгы сандык, чәй коллекциясе; әбисе бүлмәсендәге ап-ак кулдан чигелгән япма белән ябылган тимер кровать, стенадагы боланлы келәм, балачактагы шкаф; ручкалар коллекциясе, басма машинка, зур китапханә һәм иске журналлар белән хуҗабикәнең эш кабинеты, тагын да башка меңләгән вак-төяк һәм предметлы хатын-кызлар һәм ир-атлар бүлмәләрендәге һәр әйбернең үз кабатланмас тарихы бар. Монда хезмәт сөючән һәм матур кешеләр турында күп тарихи вакыйгалар ишетергә була. Бу йорттан китәсе килми. Ләкин Яңавылда көтәләр.
Төмән шәһәренең 1923 елга кадәр бохаралы Шабабин һәм Матиар йортлары (юрты), аннары Яңавыл дип үзгәртелгән районында татар ашлары белән мул өстәл көтә иде. «Бүген без урама, лимон, нарат җиләге белән пирог, ирга, карлыган һәм җиләкле Себер пирожныйлары, эремчекле пирог, кайнар шәңгәләр белән сыйланырбыз. Җиләк-җимеш, конфет, чикләвекләр дә әзер. Ә мичтә 4 сәгатьтән бирле кадерле кунаклар өчен генә пешерелә торган ат итеннән зур бәлеш көтә, - дип каршы алды бу йортның хуҗабикәсе Әлмирә ханым. - Карлыган яфрагы белән чәй эчкәндә без татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләшербез, кунаклар үз тарихлары белән уртаклашырлар.
Аннары кунаклар бохарлылар образын үзләрендә сынап карарлар. Күлмәк, камзоллар, түбәтәйләр, калфаклар, шәл, изү, муенсалар - һәм бер минуттан сез - Яңавылның танылган бохарлылары».
- Өч татар авылы, өч мәчет, өч тарих, өч татар кызы, кунаклар өчен өч бүләк – бу безнең «Төмәннең татар муенсасы» дигән яңа турыбыз. Энҗе бөртекләредәй муенсага төрле чордагы, нәселдәге татарлар язмышлары тезелгән. Киләсе тур 24 июльгә билгеләнгән. 28 августта үтәсе турга теләүчеләрне чакырабыз, - дип сөйләде Әлмирә Гомәрова.
3 сәгать эчендә күп кызыклы ядкарьләр белән, татар тарихы белән танышу, татар ашларын тәмләү, экспонатларны тотып, киеп карау мөмкинлеге бик кызыклы, рухландыра, туган якның асылын аңларга ярдәм итә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА