#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

3D-технологияләр буенча олимпиада

последние и лучшие новости искусства в мире

5-53D-технологияләр буенча олимпиадада Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.

Олимпиаданың максаты - күләмле сәнгать һәм техник иҗат белән кызыксынучы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, җитештерүнең реаль секторында инновацион юнәлешләрне уңышлы үстерү өчен инженерлык компетенцияләрен формалаштыру.

Физика-математика мәктәбе мәйданчыгында декабрь ахырында 7-11 сыйныф укучылары командалары арасында 3D-технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ сайлап алу этабы узды. Шыкча мәктәбе командасы ярышларда катнашып «3D-Стар» номинациясендә 3 нче урынны яулады.

Региональ этапта биш муниципалитетның (Төмән, Заводоуковск, Тубыл шәһәрләре, Төмән, Абатск районнары) 15 белем бирү оешмасыннан командалар катнашты. Мәктәпләрдән тыш, ярышларда «Кванториум» (Төмән, Тубыл), Төмәннең «РИО-Центр», робототехника үзәге һәм автоматлаштырылган идарә итү системасы белән танышучы балалар бар иде. Жюри составында халыкара класслы тәҗрибәле һәм танылган экспертлар, шулай ук мондый турнирларда катнашу тәҗрибәсе булган студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары эшләде.

Ярышлар ике номинация буенча узды: «3D-Стар» (7-9 сыйныфлар) һәм «3D-Pro» (7-11 сыйныфлар).

«3D-Стар» номинациясе яңа эш башлаучылар өчен тиз 3D-модельләштерүне күз алдында тотты (3D-басмадан башка). Шыкча мәктәбе командасы составына Лев Калачев һәм Данил Дәүләтшин керде. Аларның остазы, Шыкча мәктәбенең технология укытучысы Дамир Бегежанов мондый ярышларда катнашу ни өчен мөһим булуын сөйләде: «Балалар өчен бу яхшы тәҗрибә. Укучылар мәктәптә эшләгәндә генә күтәрелешләрен күрү кыенрак. Төбәк дәрәҗәсенә чыгып, алар үз дәрәҗәләрен өлкәнең башка мәктәпләреннән килгән көчле егетләр белән чагыштыра алалар. Алар өчен бу күбрәк шөгыльләнергә һәм яхшырак эшләргә стимул булып тора».

Шыкча мәктәбе командасын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Ләйлә МАДЬЯРОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836