#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

45 еллык казанышлар

последние и лучшие новости искусства в мире

23-8«ПРОДО Төмән бройлеры» акционерлык җәмгыятенә 1976 елда нигез салынган. Быел февраль аенда ул 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул елларда үсеп килүче нефть-газ регионын продукция белән тәэмин итү өчен кошчылык фабрикасы бик урынлы була. Фабрика бик авыр төзелә, сазлыклы урыннарны күтәрер өчен күп техника җәлеп ителә. Тик зур предприятие Каскара авылында социаль әһәмияткә ия объектлар: көнкүреш, мәдәният йорты барлыкка килүгә дә этәргеч бирә. Кошчылык фабрикасында беренче елда гына 871 тонна продукция җитештерелә.

Ә үткән ел бу сан 37,5 мең тоннага тигез була. Бу еллар дәвамында фабрикада күп эшләр башкарыла, замана үзгәргән саен, анда да яңалыкларсыз продукция үсеше тәэмин ителмәс иде. 45 ел эчендә 3 зур үзгәртеп кору башкарыла.

- Безнең кошчылык фабрикасы тарихында кызыклы нәрсәләр күп булды. Аерым алганда, Россиядә беренче тавык казылыгы (колбаса) «Төмән бройлеры»нда эшләнгән. Федераль брендлар астында чыга торган берничә төр продукциянең чишмә башында безнең белгечләр тора. Шуңа күрә узган еллар белән горурланырлык һәм шул ук вакытта киләчәккә ышанычыбыз зур, — дип билгеләп үтте «ПРОДО Төмән бройлеры»ның генераль директоры Оксана Величко.

Кошчылык фабрикасы Төмән өлкәсе агропромышленность комплексының лидеры булып тора. Ул - югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган һәм алга киткән сату челтәре булган ябык цикллы предприятие. Продукция Төмән өлкәсендә, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларында сатыла. Кошчылык фабрикасы «Троекурово» (суытылган ит), «Ясная горка» (эшкәртелгән ит), «Рококо» (затлы ит), “Наша ряба” (туңдырылган ит), «Хәлиф» (хәләл ит) брендлары астында елына 36 мең тоннадан артык продукция чыгара. Киң ассортимент теләсә нинди ихтыяҗны канәгатьләндерә. Брендларсыз заманча предприятиене күз алдына да китереп булмый.

Хәләл тавык ите җитештерелә

2016 елда «Хәлиф» бренды астында «Хәләл» категориясе продукциясе эшли башлый һәм уңышлы сатыла. Ислам дине буенча продуктларда кулланыла торган кош, хайван сәламәт, үстергәндә антибиотиклар, гормоннар кулланылмаган, табигый һәм файдалы ашлар гына ашаткан һәм мөселман кануннары буенча суелган булырга тиеш.

«ПРОДО Төмән бройлеры» предприятиесендә хәләл продукция җитештерүнең барлык нормалары да үтәлә. Фабрикада кош бары тик табигый азык кына ала. Цехларда оптималь микроклимат, дымлылык һәм температура саклана. Кош-кортның табигый шартлары - уңай үсеш нигезе. Хәләл продукция җитештерүнең мәҗбүри элементы – кош-корт сую мөселман ир-атларга гына рөхсәт ителә. Хәләл ит җитештерүнең бөтен технологик процессы догалар уку белән үрелеп бара, ә итнең иң югары сыйфатының гарантиясе - түшкәләрне тулысынча кансызландыру һәм соңыннан гына аны өлешләргә бүлү.

Мөселманнарга азык-төлек өчен рөхсәт ителгән продуктлар хәләл төргәкләрдә махсус маркировка белән билгеләнгән. Алар бары хәләл чималдан гына җитештерелә. Өстәмәләр сыйфатында табигый тәмләткечләр генә кулланыла, бернинди консервантлар һәм буягычлар да юк.

Хәләл азык-төлек продуктлары җитештерү хокукы бирә торган таныклык өлкә мөселман Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты тарафыннан ныклап тикшерелгәч кенә бирелә. Соңыннан да кулинария ярымфабрикатлары һәм казылык әйберләре составларын катгый контрольдә тоталар.

Хәзер предприятиедә ай саен 250 тоннадан артык хәләл продукция җитештерелә. Предприятие җитәкчесе Оксана Александровна әйткәнчә, тиздән “Хәлиф” бренды белән чыгарыла торган продукция ассортиментын арттыру көтелә. Бигрәк тә колбаса әйберләренә кагыла бу яңалык. Монда күп кенә белгечләр катнаша. Рекламадагы язуларга кадәр оешма мөселман Диния нәзарәте белән килешеп эшли.

Соңгы еллардагы үзгәрешләр

Оксана Величко кошчылык фабрикасының тарихы кошчылыкны үстерү тарихыннан аерылгысызлыгына басым ясый. “Бу тармакта үсеш цикллы юл белән бара, интенсификациянең акрынлап үсүе һәм инновацион технологияләрне актив куллану күзгә ташланып торырлык үзгәрешләр китерә. Узган гасырның 70 нче елларында кош-корт асрауның төп ысулы – идәндә үстерү, өч айга кадәр диярлек симертү. Ул чакта уртача тәүлеклек артым 17 граммнан артык тәшкил иткән. Бер квадрат метрдан чыккан продукция хәзерге белән чагыштырырлык та түгел иде. Симертү срогы бүген - бер ай һәм бер атна, ә тәүлеклек уртача үсеш кырык ел элек булган үсештән өч тапкыр артып китә һәм 53,2 г га тигез, бу, барыннан да элек, генетика казанышлары белән бәйле. «Төмән бройлеры» үсеше елларында кошның генетик потенциалы, үсеш тизлеге һәм масса җыю тизлеге арткан.

Революцион үзгәрешләр ашату технологияләренә дә кагылды. Бүгенге көндә терлек азыгы аминокислот составы буенча балансланган, минераллар һәм витаминнар таләп ителми торган тулы рационлы гранулалардан гыйбарәт. Азык таратканда кул хезмәте юк. Ашату билгеләнгән вакыт белән яки контроль җимлек бушаганда автомат рәвештә башкарыла. Микроклиматны тиешле нормага китерү дә тулысынча автоматлаштырылган.

Беренче елларда эшчеләр җитештерү биналарында киенгән. Махсус кием: ак халат, косынка, резин итекләр, кышын фуфайка булган. Душ юк. Бүген бөтенләй башкача – сменага кергәнче һәм чыккач юынып алалар, махсус киемдә йөриләр, - дип таныштырды Оксана Алесандровна.

2010 елда фабриканың җитәкчесе булып Оксана Величко килгәч, монда зур реконструкция ясала. «Безнең төп бурыч - заманча технологияләр кертү, үзкыйммәтне киметкәндә сыйфат ягын да кайгырту”, - ди ул. 2010-2020 елларда җитештерү күләме бер ярым тапкыр, эшләүчеләр саны 38%ка, уртача эш хакы 2,2 тапкыр, салым түләү 3,4 мәртәбә артты. Бу елларда 36 корпус реконструкцияләнә, һәркайсы 80 мең баш кош-кортка исәпләнгән бройлерларны симертү өчен алты корпус төзелә. Параллель рәвештә барлык участокларны модернизацияләү бара: өстәмә инкубация машиналары сатып алына, технологик җиһазлар алыштырыла, барлык коммуникацион системалар (электрика, су һәм җылылык белән тәэмин итү) ремонтлана. Терлек сую-эшкәртү комплексында бик күп эш башкарыла. Эшкәртүгә күп игътибар бирелә башлый, яңа җиһазлар сатып алына. Продукциянең ассортименты да 200 төргә кадәр үсә. Хәзер предприятиедә 1600ләп кеше эшли. Аларның яртысыннан артыгы якын тирәдәге авыллардан киләләр (шул исәптә татар авыллары да).

“Төмән бройлеры”ның бүгенге кризиста тотрыклы урынны саклавы

Бу очракта аның генераль директоры Оксана Величконың роле зур диясе килә. “Боровская” кошчылык фабрикасының данлыклы директоры Александр Сазоновның кызы беренче хезмәт елларын әтисе янында башлап җибәрә. Анда бригадирдан башкарма директор вазифасына кадәр юл үтә. Әлбәттә, Оксана Александровна башкарган эшләр белемсез генә тормышка аша алмас иде. Ул Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. “Зооинженер” белгечлеге янына тагын да яңалары өстәлә. Фән юлын да онытмый. Башта авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, аннары докторы дәрәҗәсенә ирешә. Хәзер дә “Төмән бройлеры”н җитәкләү белән бергә, Төмән дәүләт университетында укытырга да өлгерә. Икенче чакырылыш Төмән шәһәре Думасы депутаты да ул. Төпле акыллы, тирән белемле, вакытын дөрес бүлә, алдына куйган планнарны тормышка ашыра торган кыю, батыр, таләпчән, максатчан, системалы эш итүче замана хатын-кызына «Россиянең агропромышленность комплексы мактаулы хезмәткәре» (2011 ел) һәм «Төмән муниципаль районының Мактаулы авыл хуҗалыгы хезмәткәре» (2014 ел) исемнәре бирелә. «Сыйфат өлкәсендә казанышлары өчен» Мактау билгесе (2011 ел), Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы (2007 ел) һәм Төмән өлкә Думасы Мактау грамоталары (2003 ел), «Россия агропромышленность комплексы үсешенә өлеш керткән өчен» алтын медале (2015 ел) белән бүләкләнә. Төмән өлкә Думасының Мактау билгесе бар (2016 ел).

Тырыш ханым һәр яңалыкны төптән уйлап эш итә. “Предприятиенең продукциясен сатып алучыларны күрсәм, шатланам, дөрес юлда икәнлегебезнең расланганын аңлыйм.

Әле реконструкция эшләре бик күп. Мин “Төмән бройлеры”н бик начар хәлдә кабул иттем. Хәзер аякка басып киләбез. Оешма заманча предприятие дип әйтерлек хәлдә бүген. Киләчәккә дә ышаныч белән атлыйбыз. Бәяләр артуга да булган резервларны файдаланырга тырышабыз. Әлегә алар 10%ка гына арттылар. Бу ашлыкка һәм башкаларга бәянең күп тапкыр үсүенә карамастан әле”, - диде Оксана Величко.

Продукцияне кулланучылар үзгәрде

- Ассортимент белән эшләү - безнең төп бурыч, - ди җитәкче. - Мәсәлән, бездә балалар өчен продукция линейкасы эшләп китте һәм яңа рецептлар эзлибез. Яңартуның башка ягы да бар. Әле кайчан гына ассортиментның күп өлеше туңдырылган продукциядән тора иде. Хәзер исә төп басым суытылган кош һәм кулинария линейкасына ясала. Сатып алучыларның өстенлекләре үзгәрә, без дә алар белән бергә үзгәрәбез.

Сатып алучыларның теләкләрен күзәтеп торырга кибетләрнең үз челтәре ярдәм итә.

Аңлашыла ки, хәзер продукциянең күп өлеше сәүдә челтәрләренә керә. Шуңа да карамастан, фирма сәүдә нокталарының бер мөһим өстенлеге бар: биредә сатучы сатып алучы белән даими элемтәдә тора. Без мәгълүматны диалогта алабыз. Шул исәптән яңа рецептлар да туа, азык-төлек линейкасына төзәтмәләр кертелә. KFC челтәренә дә ярымфабрикатлар әзерләүгә ризалык алуга ирештек.

Замана кешесе тиз генә ашарга әзерләү ягында. Бу уңайдан ярымфабрикатларга сорау зур. Шулай ук, суытылган итне сораучылар күбрәк. Сатып алучы ихтыяҗын үтәргә кирәк, ул бит безнең инвестор. Тәнкыйть сүзләрен ишеткәндә дә, тиз арада кимчелекләрне булдырмау юлын кайгыртабыз.

«ПРОДО» төркеменә керү предприятие өчен яңа этап булды. Ул - кош итеннән, казылык эшләнмәләреннән, ярымфабрикатлардан, ит деликатесларыннан һәм сөт продуктларыннан продукция җитештерү буенча Россиянең иң эре җитештерүчеләренең берсе. «ПРОДО» төркеме брендлары булган товарлар Россиянең 65 төбәгендә сатыла. Аңа 5 кошчылык фабрикасы һәм 3 ит эшкәртү предприятиесе керә. Алар барысы да үз төбәк базарларында зур урын алып торалар.

“Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасының продукциясе Төмән өлкәсеннән һәм автоном округлардан тыш, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренә дә озатыла. Көн саен кошчылык фабрикасыннан ул 40-45 маршрут буенча, 350 сәүдә ноктасына эләгә. Ә аны федераль сәүдә челтәрләренең бүлү үзәкләренә китерүләрен исәпкә алып, «Төмән бройлеры» ның көндәлек клиентлар базасы 1000 нокта тәшкил итә. Әле бу чик түгел.

“Төмән бройлеры”ның уңышлары

Җәмгыятнең продукциясе федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге товар җитештерүчеләр күргәзмәләрендә күп тапкырлар билгеләп үтелә, бәйгеләрдә призлы урыннар ала, «Төмән өлкәсенең иң яхшы товарлары» һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгеләре дипломнарына ия. 2010 елда «Төмән бройлеры” “Төмән өлкәсенең иң яхшы эш бирүчесе» исеменә лаек була. Әле күптән түгел генә катлаулы халыкара FSSC 22000 сертификациясен үткәннәр. Бу аларга тагын яңа мөмкинлекләр ача.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836