#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Акъярда Төмән районы Корбан бәйрәме узды

последние и лучшие новости искусства в мире

35-1222 август көнне Олы Акъяр авылында Төмән районы Корбан бәйрәме зур әзерлек һәм тантаналы рәвештә узды. Изге эшкә фатиха биргәндәй көн дә кояшлы иде. Шул сәбәпле акъярлылар кунакларны махсус сәхнә ясап, урындыклар утырткан, төрле дини әйберләр сату өчен урыннар әзерләнгән мәктәп ишек алдында каршыладылар. Халык күрешеп, хәл-әхвәлләр белешкәндә, сәхнәдән татар җырлары яңгырап торды. Бәйрәм чарасын ачып өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисенең ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков белән Әмир Юлдашев Коръән укыдылар. Аннары сәхнәгә хөрмәтле кунаклар чакырылды.

Халыкны Корбан бәйрәме белән котлап өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков дога кылды, вәгазь сөйләп, изге теләкләр юллады. Төмән районы хакимият башлыгы урынбасары Ольга Зимина район башлыгы Светлана Иванованың тәбрикләү сүзләрен җиткереп, бәйрәм белән котлады һәм район хакимияте исеменнән Инна Әхсәнова (Шыкча авылы) белән Лариса Кәримовага (Шыкча) Мактау кәгазьләре, Гөлия Әминова (Муллаш), Азат Азаматов (Салаирка), Рәшит Мадьяров (Муллаш), Владимир Ботин (Яңа Тарман), Ләйлә Булатова (Индрәй), Рафит Хәлиуллин (Муллаш), Асия Булатова (Индрәй). Алия Рәхимова (Индрәй), Илгиз Ихсанов (Индрәй), Марина Кутыревага (Салаирка) Рәхмәт хатлары тапшырды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Радмир Газизов өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моорның Тәбрикләү хатын укып ишеттерде һәм Роза Арутюнянны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Төмән районы Думасы рәисе Валентин Клименко тәбрикләү сүзләренә кушылып Гөлсинә Хәмидуллина (Шыкча), Гаяз Габдуллинга (Шыкча) өлкә Думасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук мөселманнарны бәйрәм белән котлап өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльвира Арсланова, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар. Төмән районы авылларыннан килгән үзешчән артистларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Шул арада тамашачыларның дини белемнәрен тикшереп чараны алып баручылар викторина оештырдылар. Җиңүчеләргә “Яңарыш” газетасына 2019 елның беренче яртыеллыгына яздыру сертификатлары тапшырдылар. Бу бәйгедә 7 яшьлек Әминә Юсупова бик актив булды. Бар сорауга да аның җавабы әзер иде. 35-9Ләкин ярыш булгач, һәркемгә дә белемнәрен сынап карарга мөмкинлек бирелде. Шуңа карамастан Әминә үзе генә 4 сертификат отып, әти-әнисен һәм тагын 3 туганын “Яңарыш”лы итте. Аннары халыкны мәктәп спорт залында әзерләнгән мул табынга - Корбан ашын тәм-том итәргә чакырдылар. Бәйрәмне оештыручыларның берсе Альберт Мөхәммәтгали улы Алтынгузин: “Корбан бәйрәмен югары дәрәҗәдә уздыруда ярдәм иткән Төмән районы һәм Акъяр авылы хакимиятләренә, шәхсән матди ярдәм күрсәткән “Төмән өлкәсе буенча ипотека-торак кредит бирү агентлыгы”ның генераль директоры Рөстәм Самкаев, Акъяр авылы мәчете имамы Әмир Балдин, авыл халкына, артистларыбызга, шулай ук барлык килгән кунакларга зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836