#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алар мәңге үлемсез

последние и лучшие новости искусства в мире

21-4Бөек Җиңү бәйрәме миллион-миллионнарның көтеп алган бәхет көне, горурлану, соклану, изге теләк, җылы хөрмәт, олы рәхмәт көне ул.

Җиңү көне хәзер ел да юбилей шикелле кадерле, чөнки сугыш тәмамланганга да 76 ел вакыт үтеп китте, ветераннар саны елдан-ел кими. 9 май бәйрәмнәрендә күзләр бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре белән тула. Миллионлаган ватандашыбыз шушы җиңү өчен үзләрен корбан иттеләр. Без аларның якты рухын кадерләп истә тотарга бурычлыбыз. Вакыт җилләре беркемне дә кызганмый, сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.

Дәһшәтле сугыш еллары инде артта калса да, авыр югалтулар, ачы хәсрәтләр мәңге бетмәс яра булып, һәркемнең йөрәк түрендә яши.

Тубыл районының Вәчир мәктәбендә ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үткәрелде. Муса Җәлилгә багышланган «Алар мәңге үлемсез» дип аталган әдәби-музыкаль композицияне Гөлшат Турышева җитәкчелегендә 5-11 сыйныф укучылары күрсәттеләр. Икенче класстан тыш чараны 10-11 сыйныф укучылары белән Сайния апа Садыйкова алып барды.

6 нчы, 9 нчы сыйныф укучылары белән бергә Әлфия апа Айдуллина белән Лениза апа Яналиева әзерләгән әдәби-музыкаль композиция аеруча бер ямь өстәде. Балаларның матур итеп биюләренә, җырлауларына шаккатып, сокланып утырдык. Римма апа Янгучина бик оста итеп 3-7 яшьлек нәниләр белән «Бу хакта һәркем истә тотарга тиеш» темасына дәрес тәкъдим итте. Балаларның әниләре дә читтә калмады, бергә катнашып, дәресне тулыландырып җибәрделәр. Бишенче ачык дәресне рус теле укытучысы Заидә апа Барсукова сугыш темасына шигырь һәм җырларга багышлады. 8 нче сыйныф укучылары үзләренең оста сөйләү, фикер йөртү, китап белән эшләү, сорауларга җавап биреп, матур уку күренешләрен булдырдылар. Соңгы дәресне башлангыч 1-2 сыйныф укучылары белән Руфина апа Барсукова тәмамлады. Дәресләр һам класстан тыш чаралар заман таләпләренә туры китереп, укытучыларның югары дәрәҗәдә бик уңышлы һәм кызыклы итеп оештырулары зур бәйрәмгә әверелде.

Гөлшат ТУРЫШЕВА,
Тубыл районы, Вәчир урта
мәктәбенең татар теле укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836