Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Августта бакчага көз төсе керә башлый. Шаулап үсеп утырган кыяр түтәле дә искерә, яфраклар саргая, мыеклар шиңә башлый. Әмма аларга бу вакытта ашыгыч ярдәм күрсәтергә була.
Моның өчен 10 литрлы чиләкнең дүрттән бер өлешенә суган яки сарымсак кабыгы салып, өстенә 90 градуслы су (кайнатырга кирәк түгел) коегыз. Төнәтмә караңгы урында бер тәүлек торырга тиеш. Чиләккә капкач ябарга кирәкми. Бу вакыт аралыгында төнәтмәне бер-ике тапкыр болгатып алырга онытмагыз.
Тиешле вакыт узгач, кабыкны алып, яхшылап сыгабыз да, кыяр түтәленә тигезләп җәябез. 1л төнәтмәне 10 л җылы суга кушып, кыяр төбенә салып чыгабыз. Моңарчы түтәлне чиста су белән сугарырга кирәк.
Әлеге төнәтмәне атнага бер кабатлыйлар.
Әгәр кыяр яфракларында авыру билгесе күрсәгез дә әлеге төнәтмәне сибәргә мөмкин.
Суганны кояшта киптерегез?
Суган 2,5-3 айда өлгерә. Суганның сабаклары саргая һәм ава башлагач, аны җыеп алырга кирәк. Суган яңа вак тамырлар җибәрергә тиеш түгел.
Суган тизрәк өлгерсен дип, кыякларны егарга кирәкми. Болай иткәндә суганның муентыгы зарарлана.
Суганны йолкып алгач, бер-ике сәгать кояшта кыздырырга, җилләтергә кирәк. Аннан соң да аны (кисеп алгач яки үргәч) җылы урында киптерәләр. Суган кибәсе урында 25-30 градус җылы булса яхшы. Авыл җирендә бу эш өчен өй чормасы кулай.
“Юлдаш”.