#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл укытучысы турында

последние и лучшие новости искусства в мире

4-4Очраклы гына бернәрсә дә булмый, диләр бит. Балабызда кунакта булганда, кичен аларга 40 яшьләр тирәсендәге күршеләре керде. Аралашучан, кызыклы кешеләр иде алар. Әңгәмә барышында “Юрты” сүзен ишеткәч, күрше, Индрәй (Юрты Андреевские) турында сүз барамы, дип ачыклады. Бу авылда әбием балаларга белем биргән, - диде ул Индрәй икәнлекне әйткәч. Бу авыл белән минем дә тормыш юлым бәйләнгән, анда әнием туып-үскән. 50 еллар элек мине Индрәй мәктәбендә 2 нче класста укыткан укытучымның оныгы каршымда утырганны белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

Әлбәттә, үземнең балачагым искә төште. Бернинди уңайлыклары да булмаган зур түгел агач мәктәбем күз алдына килде. Ул вакытта озын тәнәфестә балалар бераз ашап алырга өйләренә йөгерәшәләр иде.

Һәм Кәсирә апа дип йөрткән искиткеч игелекле, зыялы, игътибарлы укытучымны яхшы хәтерлим. Миңа калса, ул безгә, үз балаларына кебек, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисләрен кызганмады. Һәм без, әлбәттә, сынатмаска, бигрәк тә апабызны борчымаска тырыштык. Кәсирә апа һәрвакытта да дәресләрне сабыр, тыныч кына үткәрә иде. Ул өйрәткәннәр яхшырак аңлашылды. Ә ул күпкә өйрәтте. Мәктәпкә шатланып, теләп бардык. Апабыз үрнәгендә берничә кыз укытучы һөнәрен сайлады, бүгенгә кадәр, лаеклы ялда булсалар да, мәктәптә эшлиләр.

Соңрак гаиләбез шәһәргә күчте. Укытучым мәңгегә хәтеремдә саклана. Аның янына мәктәпкә, төрле кичәләргә килә идем. Шәһәрдә очрашканда да озаклап сөйләшә идек...

Кызганычка каршы, Кәсирә апа безнең янда юк инде, ә аның турында истәлекләр сакланачак. Алтын куллы тормыш иптәше белән ярдәмчел кешеләр иделәр, алардан киңәшкә килүчеләр өзелмәде. Аның турында хәтер яшәгәндә, кеше үлмәячәк, дигән Чыңгыз Айтматовның сүзләре дөрескә туры килә. Индрәй хакимияте, минем тәкъдимне искә алып, хөрмәтле укытучыбыз Кәсирә Ибраһим кызы Әхмәтшина исеме белән хезмәт сөючән кешеләр яши торган матур поселогыбызның бер урамын атаса, бик дөрес булыр иде.

Әлфирә АЙТБАЕВА (Булатовлар токымыннан), Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836