#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылыбыз патриоты

последние и лучшие новости искусства в мире

Вакыт тәгәрмәче туктамый, әкренләп кадерле туганыбыз, мөхтәрәм укытучым – остазым Якуб абый Зәнкиевның 100 еллык юбилее уңаеннан башымда төрле хатирәләр уяна.

Абый ерак Өркет шәһәрендә туса да, Зәнкиевлар гаиләсе аңа1 яшь чагында Хуҗайланга әйләнеп кайта. Балачагы, күңелле үсмер еллары шул авылда үтә. Башта Тубылда ШКМны, аннан татар педтехникумны тәмамлый, соңрак, 1940 елда, Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Сугыш башланганчы Төмәндә урта мәктәптә математика-физика фәннәрен укыта.

Сугыштан кайткач, Ялутор районы, Аслана мәктәбендә укытучы, завуч вазифаларын үти.

1950 елда Хуҗайланга кайта. Берничә ел Тубыл район мәгариф бүлеге мөдире, аннары лаеклы ялга чыкканчы мәктәп директоры булып эшли.

Абый авылның беренче йолдызы, дөньяви югары белем алган беренче укытучысы, берничә буын укучыларына укытучы һөнәренә юл күрсәтүче маяк. Яраткан укытучы, абыйларына ошап авыл мөгаллиме булып эшләгән укучылары бихисап: Фәүзия Фәйзуллина, Луиза Бакиева, Рауза Аллашева, Кафия Кәримова, Нәҗип Шихов, Төхфәтулла Фәйзуллин, Нурҗиһан Назырова, Галия Мөслимова, Мөнҗия Мөслимова һ.б.

Авыл, район советы депутаты буларак, авыл тормышын яхшы якка үзгәртү өстендә абый күп эшләде.

Каштак авылыннан Хуҗайланга фельдшер-акушер пунктын күчерттерә алды. Ул әлегәчә эшли.

1960 елларда яңа мәктәп бинасы салдыруга кереште. 1964 елда яңа сигезьеллык рус-татар мәктәбе эшли башлады. Читтән килеп укыган балалар өчен интернат, хезмәт дәресләре өчен остаханә, укытучылар өчен яңа фатирлар төзелде.

Кызганычка каршы, үзебез кебек, авылларыбыз да картая. Бүгенге көндә мәктәптә бер Хуҗайланнан 30га якын бала укый. Абый исемен мәңгеләштереп, аның исемен йөртүче мәктәпне саклыйсыбыз килә.

Авыл халкы теләген белдереп, район башлыгы Ю.Баттка, Дәүләт Думасы депутаты Э.Вәлеевка хатлар язып карадык. Нәтиҗәсе нинди булыр?

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшинга, татар байларына, безнең мәктәп язмышына битараф булмаган хәлле укучыларыбызга да мөрәҗәгать итәсем килә. Хәлегезчә һәркем без күтәргән мәсьәләне уңай якка үзгәртергә ярдәм итсә, без рәхмәтле булыр идек.

Зирәк, акыллы, колачлы итеп фикер йөртүче, заманадан алдан атлаучы абый мәктәпнең бүгенге көнен алдан белеп-аңлап, үз фикерен әйтеп калдырган.

Абый канлы заманнарны, данлы дәверләрне күргән, бай тормыш тәҗрибәсе туплган шәхес-эпоха да дияр идем. Үзенең күргән, ишеткән, кичергән, татыган тормыш, гомер мизгелләре турында язган китаплары - Иртеш елгасы кебек, мәңгелек әсәрләр. Кая барсак та, безне чит, ят кешеләр тиз таныйлар, чөнки  “Иртеш таңнары” – визиткабыз. Абый – авылның төп патриоты, күренекле шәхесе, кечкенә Ватанының үлмәс-онытылмас язучысы, укытучылар Укытучысы, ялкынлы публицист. Абыйның урыны җәннәттә булсын.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836