#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшы кешеләр турында китап дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

23-12Бу көннәрдә редакциягә Шыкча авылында яшәп иҗат итүче ветеран укытучы, РФнең халык мәгарифе отличнигы, В.Муравленко премиясе лауреаты Әдип Хәким улы Гарифханов олы шатлыгын уртаклашырга керде. Үзе белән бергә безгә бүләккә яңа гына табадан төшкән 5 нче китабын да алып килгән. Бу китабына ул “О хороших людях” (“Яхшы кешеләр турында”) дип исем биргән. Бу һич тә юктан түгел. Чөнки аның һәр китабында өлкәбездә яшәүче гади кешеләрнең тормыш юлы, уңыш-казанышлары, гомумән әйткәндә – халкыбыз, өлкәбез, илебез язмышы. Шуңа да аның китаплары зур кызыксыну уята. Китапларын укытучылар класс сәгатьләрендә, тарих, әдәбият дәресләрендә, укучы, студентлар конференцияләрдә чыгыш ясаганда кулланалар. “О хороших людях” китабын авторның “О времени и о себе”, “Гордость моего народа”, “След в истории”, “Люди земли Тюменской” китапларының дәвамы, бишенче томы дип әйтеп була.

Чөнки биредә дә сугыш һәм тыл батырлары, сугыш җимергән илебезне торгызуда фидакарь хезмәт иткән якташларыбыз тормышы яктыртыла. 312 биттән торган китап 100 данә белән Төмән шәһәренең “Айвекс” нәшриятендә әзерләнеп, “Молот” оешмасында бастырылган. Автор-төзүче чираттагы китабының дөнья күрүендә матди ярдәм итүче – Булат Хәйруллин, Алсу һәм Рәүхәт Уразумбетовлар, Фәридә Гарифханова, Хәмдия Кызылбаева, Азат Гарифхановка олы рәхмәтен белдерә. Китапка бәяләмәне филология фәннәре докторы, Тубыл педагогия институтының социаль-педагогия факультеты деканы, доцент Гүзәл Фәйзуллина, философия фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Великопольская, В.Муравленко исемендәге өлкә иҗтимагый фонды президенты Сергей Великопольский, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова, күренекле җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов язганнар. Шулай ук Әдип Хәким улы үзе турында да кызыклы мәгълүмат бирә. Китапның төп өлеше 1980 нче елда Төмән районы, Шыкча сигезьеллык мәктәбендә укучылар һәм укытучылар коллективының Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтов белән оештырылган онытылмаслык очрашу турындагы истәлеге белән башлана. Биредә Афган, Чечен сугышларында катнашкан якташларыбыз, күренекле галимнәр, мактаулы укытучылар, табиблар, эшчеләр, игенчеләр турында бай материал бирелә. Аларның кайберен автор-төзүче архивлардан, мәктәп, китапханә, музейлардан җыеп туплаган. Икенче бүлектә Әдип Хәким улының 80 яше уңаеннан “Яңарыш” өлкә татар газетасы һәм башка мәгълүмат чараларында басылган мәкаләләр, котлаулар урын алган. Шунда ук авторның үзе иҗат иткән шигырьләре, гаилә архивыннан алынган фото-сурәтләр белән танышырга була. Хөрмәтле Әдип Хәким улын чираттагы дөнья күргән китабы белән җылы котлап, сәламәтлек, иминлек, парлы озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836