#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якташларына илһам өләшүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

11-5Батырлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме уңаеннан Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре авылдашлары һәм Күлавыл, Бумаер авылы халкы өчен «Җирдә тынычлык хакына!” дип исемләнгән концерт программасы әзерләделәр. Бу кичтә алар сәхнәдән барлык ир–атларны, булачак Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр. Аларга багышлап яраткан халык җырлары, шулай ук дәртле һәм яңа җырлар башкардылар. Концерт барышында “Солдатка посылка җый” акциясенә йомгак ясалып, бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган авылдаш егетләрнең әти-әниләренә посылкалар тапшырылды.

Икенче көнне мәдәният үзәге артистлары Сәел һәм Исәт авылларында матур концерт куеп кайттылар. Бу турыда безгә үзәк җитәкчесе, танылган җырчы Илчан Хөснетдинов хәбәр итте.

- Безнең иҗат коллективы концерт номерлары белән Ялутор районы буенча гастрольләргә йөрергә бик тә ярата. Безне авылларга еш чакыралар, без киләбез, бәйрәмне күңелле уздырырга ярдәм итәбез. Сәел һәм Исәт авылларына чакыргач та, бик теләп риза булдык. Бәйрәм концертында мин, Мәрьям Төлкибаева, Миләүшә Яценович, Юлдаш Кәбиров, Роберт Сабиров, Фәридә Рәхмәтуллина һәм, авылдашларын икеләтә сөендереп, безнең белән бергә хуҗалар үзләре дә - «Сәел моңнары” фольклор төркеме белән «Кояшкай” балалар бию коллективы катнаштылар. Балалар бакчасы нәниләре дулкынландыргыч итеп әтиләрен котлап, матур шигырьләр сөйләделәр. Биредә «Ике шагыйрь, ике йолдыз» район әдәби иҗат конкурсына йомгак ясалды. Катнашучыларга, бәйгедә җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды. Концерт бик күңелле үтте. Номерларның һәркайсы төптән һәм дөрес итеп уйланылган иде. Тамашачылар барлык артистларны көчле алкышлар белән каршы алып, озатып куйдылар. Безне: “Тагын һәм ешрак килегез!” - дип чакырып калдылар. Без, һичшиксез, килергә тырышачакбыз. Чөнки безнең иҗади коллектив бер урында утыра алмый, хәрәкәтне яратабыз. Барган җирдән яхшы кәеф, яңа тәэсирләр алып, яңа дуслар табып кайтабыз. Мин үземнең коллективыма үзләренең ял көннәрен гаиләләре белән уздырмыйча, ерак юлга чыгарга бик теләп риза булулары, активлыклары, үз һөнәрләренә бөтен халәтләре белән бирелгәннәре өчен һәм аерым, машина йөртүчебез Руслан Мирхәлиловка рәхмәтемне белдерәм. Без мондый сәфәрләрдән өйгә һәрвакыт җылы хисләр белән, дәртләнеп, тагын да яхшырак эшләргә дип канатланып кайтабыз”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836