#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якты кояштай иде ул

последние и лучшие новости искусства в мире

19 декабрьдә курсташыбыз Мансур Нурмөхәммәт улы Әминовның безнең арадан китүенә 40 көн тула.

Вагай, Аромаш районнарында һәркемгә таныш, якын киңәшче, акыл иясе булган укытучы Нурмөхәммәт абый Әминов гаиләсендә 7 бала тәрбияләнә: Камил, Галия, Хәтимә, Назир, Сабир, Камал һәм Мансур.

Ул вакытны укытучылар бер авылдан икенче авылга күченеп яшәгәннәр. Күрәсең, шундый закон булгандыр.

Гаиләнең төпчек улы Мансур абый Аромаш районы, Яңавылда дөньяга аваз сала. 7 баланың алтысы әтиләре юлыннан атлап, укытучы һөнәрен сайлыйлар. Тик Сабир абый армиядән очучы булырга хыялланып кайта һәм хыялын тормышка ашыра.

Һәркайсы яраткан һөнәренә тугры булып, тырышып, туган иленә, халкына хезмәт итә.

Мансур абый да авыл мәктәбен тәмамлагач, туп-туры Тубыл пелучилищесына укырга керә. Аны тәмамлап, Ватан алдындагы бурычын үтәп, 3 ел армия сафында була.

Ходай Тәгалә Мансур абыйдан буй-сынны, төс-кыяфәтне дә жәлләмәгән. Үзен бик гади һәм тыйнак тота иде. Кызлар коллективына да бик тиз ияләште. Аның якты кояштай елмаеп җибәрүе генә ни тора!

Бергә укый-аралаша торгач, оста әңгәмәдәш икәнлеге дә ачыкланды. Сүз капчыгы да юморга бай, теле йөгерек, фикере өзлекле икән! Тәнәфесләрдә төрле анекдотлар сөйләп, безне көлдереп тә ала иде.

Концерт-юбилейларда аерылмаслык дусты – мандолинасы белән тамашачыларның күңелен яулый белде. Ул оста җырчы һәм оста бизәүче дә иде.

Күңелебездә якты хатирә-истәлекләр калдырган студент еллары да тиз генә үтеп китте. Төмән өлкәсенең төрле мәктәпләренә таралыштык.

Ул Вагай районы, Тугыз мәктәбендә тарих укытучысы һәм директор булып эшләде. Ирешкән уңышлары да күп: фән кандидатын үстереште, мактаулы халык мәгарифе отличнигы исемен дә алган укытучы.

Лаеклы ялга чыккач, гомер юлларыбыз яңадан кисеште. Капка-ишекләре һәрвакыт ачык. Мәхмүдә ханымның тәмле ризыклары, шифалы дару-чәйләре безнең һәрберебезне көтеп тора иде. Ә Мансур абый эчкерсез елмаеп, ихлас күңеленнән шатланып каршы ала иде.

Әминовлар гомере заяга узмаган. Тормыш катлаулы, төрле төсле, төрлесен кичерделәр: түзем, чыдам, нык булдылар.

Мансур абыйның үзбәясе дә урынлы, дус-ишләренең күңелен күреп яшәде, оста тәнкыйтьче булды. Кешенең тискәре сыфатларын да килештереп, ачуландырмыйча әйтә белә иде.

Үзендә җыр-моңга, музыкага, сәнгатькә гашйык (хирыс) булган онык-кыз тәрбияләштеләр кызы Лилиягә. Хәзерге көндә Мәскәү мәдәният институтында магистратурада укый, төрле музыка коралларында уйный.

Алдагы көннәр Мәхмүдә ханыма, Лилия кызына, оныкларына ак бәхетләр, тирән сәламәтлек, шатлык-сөенечләр китерсен.

Мансур абыйның урыны җәннәттә булсын иде.

Курсташлары Сания, Сәлия, Сәвия, язучы
Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836