#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел йолдызнамәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа ел - бу үзенчәлекле вакыт. Быел коронавирус аркасында күпчелек кешеләр бәйрәмнәрне гадәттәгедән башка үткәрәчәк. Сезгә бу чорда йолдызларның нәрсә фаразлавы кызыкмы?

Танышыгыз – бу мин әзерләгән махсус йолдызнамә. Аннан алда торган бәйрәмнәрдә сезне нәрсә көткәнен белерсез. Исегездә тотыгыз, бу йөз процентлы фараз түгел, ә гади ярдәм итү генә, һәм сезнең язмыш бары тик сезнең кулларда.

Йолдызлыкның барлык билгеләре Яңа ел һәм Раштуа алдыннан тыныч кичке аш белән хозурлана алмый. Кайберәүләр бу бәйрәм чорында көтелмәгән проблемалар белән очрашачак. Кайбер кешеләрнең төрле сәбәпләр аркасында бу вакытта киеренке хәл булачак. Алдан ук әзерләнеп торыгыз.

Кучкар

Сез бу бәйрәм алды чорында, шулай ук каникул вакытында көчле стресс кичерергә мөмкин. Гадәттәгедән күбрәк борчылачаксыз. Гаҗәп тә түгел, чөнки уникаль һәм авыр вакыт. Кучкарны физик яктан да, рухи яктан да бәйрәмнәр ардырачаклар быел. Ашауга игътибарлы булыгыз?

Эч авырту, гадәттә, нервлар һәм артык тиз туклану нәтиҗәсендә килеп чыга. Аш вакытында сабыр булырга тырышыгыз. Бу киңәш күп чәйнәлгән кебек тоелса да, тик, ышаныгыз миңа, аздан башлау яхшырак. Хәтта мондый зур булмаган үзгәрешләр дә сезнең кәефкә йогынты ясарга мөмкин.

Үгезбозау

Бу бәйрәм сезнең өчен башкача булачак, һәм пандемия өчен генә түгел. Быел әлегә берни дә кызыклы түгел, ә бәйрәмнәргә якынрак сезне күңелсез хис һәм депрессия биләп алачак. Билгеле бер вакыйгалар яңа ел шатлыгын киметә ала.

Иң мөһиме, бу сезгә тискәре хис-кичерешләрне дә сынап карарга мөмкинлек бирә. Үзегезгә артык югары бурычлар куймагыз, кайчагында тормышта төрле хәлләр була. Исегездә тотыгыз, бу сезнең гаеп түгел, якыннарыгыз, һичшиксез, сезне аңлаячак һәм ярдәм итәчәк. Сез үзегезне кайгыртасыз һәм теләкләрегезгә каршы бернишли алмыйсыз.

Игезәкләр

Сез бәйрәмнәр турында шом белән яки теләмичән генә уйлыйсыз. Шул ук вакытта, алар тормышыгызда иң яхшылары булып калырга мөмкиннәр. Күп билгеләр аларны ялгызлыкта яки якын кешеләр белән үткәрүегезне күрсәтә. Сез үзегезне үзегезгә якын кешеләр арасында гына яхшы хис итәсез, һәм бу ачык сөйләшү өчен сәбәп булырга мөмкин.

Бәлки, күз яшьләре дә булыр, әмма бу нормаль күренеш. Елау - бу көчле эмоцияләргә табигый реакция. Бу бәйрәмнәр сезгә үз-үзегезне яңадан ачарга мөмкинлек бирәчәк. Сез үзегезне кем икәнне һәм нәрсә кирәклекне аңларсыз. Сез, ниһаять, үзегезне алдаудан һәм барысы да тәртиптә диюдән туктарсыз.

Бу мөһим карар кабул итү өчен менә дигән вакыт булачак. Бу авыр бирелер, әмма күңел түрегездә сез инде күптән нәрсә эшләргә кирәклеген беләсез. Кабул ителгән карарларда шикләнмәгез.

Кысла

Сездә бу бәйрәмнәрне үзегез теләгәнчә үткәрергә барлык шанслар да бар. Күңелле, җылы атмосферада гаилә учагы һәм якын кешеләр компаниясендә, элеккеге куркуга карамастан, бәйрәмнәрне әкияттәге кебек үткәрерсез. Сез ышанырга тиеш, йолдызлар нәрсә эшләгәннәрен беләләр, һәм алар сезнең яклы.

Бәйрәм кичке ашы вакытында сез янәшәдә булмаган кешеләр турындагы уйлардан читләшә аласыз. Бу алай ук начар түгел. Моның белән оялмагыз һәм үзеңне гаепле итеп тоймагыз. Шулай ук бәйрәм өстәле артында катлаулы темалар турында фикер алышудан курыкмагыз. Шул исәптән моның өчен дә якын кешеләр кирәк. Ачылып алар белән үз хис-тойгыларыгыз, фикерләрегезне уртаклашсагыз яхшы.

Арыслан

Якын көннәрдә сезне зур сюрприз көтә. Сез моңа бик гаҗәпләнәчәксез. Сез хәтта бер мизгелгә югалып та калырсыз. Бу бәйрәмнәрдә сезгә күңелсезләнергә туры килмәячәк, дип әйтергә була. Сезнең, чыннан да, күңел ачу мөмкинлеге бар.

Бу көннәрдә сез күп бәхет һәм шатлык кичерәсез. Сез шулай ук, ниһаять, ял итә аласыз. Сезгә эш турында уйлауны куеп торырга һәм бөтен игътибарны хәзерге вакытка юнәлтергә кирәк. Бу үзен аклар. Күңелле атмосферада рәхәтләнеп ял итәргә тырышыгыз. Балалар белән уйнагыз, Яңа ел бизәлешләренә шатланыгыз, традицион аш-су авыз итегез һәм әлеге каникуллардан максималь ләззәт алачаксыз.

Кыз

Бу бәйрәмгә сезнең төгәл планыгыз булачак. Ялларда рәхәтлек кичерегез, үзегез дә, якыннарыгыз да күңел ачсыннар. Бөек булу өчен гел идеаль булу мәҗбүри түгел. Бу хакта онытмагыз.

Барлык нәрсәне дә бәяләргә тырышыгыз. Вак кына күренгән әйберләр дә сезнең исән һәм сәламәт булуыгыз өчен кирәк. Сезнең тормышка таләпләр югары, һәм бу еш кына булган уңышларыгызны күрергә комачаулый. Бу бәйрәмдә балалар шикелле шатланыгыз! Матур бизәнү әйберләре һәм өстәлдәге тәм-том белән сокланыгыз.

Үлчәү

Бәйрәм алды чыгымнарын күзәтеп барыгыз. Сездә акча туздыру теләге туарга мөмкин. Шул рәвешле, сез стресстан котылырга һәм якыннарыгызны авыр ел өчен бүләкләргә телисез. Туктагыз! Алай түгел! Матди бүләкләр алганчы, барысына да яхшырак булсын өчен нәрсә эшли алуыгыз турында яхшылап уйлагыз.

Бергәләшеп йорт һәм чыршыны бизәү, бәйрәм ризыкларын әзерләү яки үз кулларың белән бүләкләр ясау, чыннан да, могҗизалар тудырырга һәм нерв системасын тынычландырырга мөмкин. Быел бездә стресслар күп булды. Бу бәйрәм - ниһаять, ял итү һәм энергия туплау өчен вакыт.

Чаян

Сез узып баручы елның калган көннәрендә үз хыялларыгыз колачында булачаксыз. Яңа ел алдыннан әзерләнгән ризыклар сезгә бик күп канәгатьлек китерәчәк. Сез якыннарыгыз белән бергә үткәргән вакытны башкача бәяләячәксез. Шулай ук хисләрегезне белдерү мөмкинлеге дә булачак. Сез яратуыгызны гына түгел, яратуларын да сизәчәксез.

Моны аңлау сезгә чиксез рухи тынычлык һәм күп көч бирәчәк. Бәйрәм алды көннәрен сез, телегезне тыйсагыз, бу күңелле атмосферада үткәрәчәксез. Ышаныгыз, кайчагында шулай яхшырак. Якыннарыгызны аңларга тырышыгыз. Әгәр сез яхшырак булсагыз, бу башкалар өчен дә бәхет!

Укчы

Сез йолдызнамәнең социаль билгеләренең берсе буларак, пандемия нәтиҗәсендә бик аз санда кунаклар килүгә азрак кәефегезне дә төшерерсез. Әмма сезнең тормышка оптимист карашыгыз тиз арада җайлашуга этәрер.

Киләсе бәйрәмнәргә киңәш кирәкме? Заманча технологияләр ярдәмендә ерак арадагы кешеләрне искә алуыгыз белән бергә, янәшәдегеләрне дә онытмагыз. Телефонны читкә куеп, якыннарыгызның йөзләренә карап, аларны кочаклап, Яңа елда иң матур теләкләребезне юлларга кирәк.

Кәҗә

Бу, бәлки, гади генә бәйрәм түгелдер. Сез курку, вакыты белән кәеф төшү дә хис итәчәксез. Яңа ел каникуллары - ул уйланыр өчен кулай вакыт. Үткәннәргә әйләнеп карап, ясаган хаталарны барларга мөмкинлек бар. Бәлки, кайбер кешеләр сезне җиңел карашлы, эгоист дип тә күрсәтер. Үпкәләмәгез.

Бу - тыныч шартларда сөйләшү һәм тирә-юньдәгеләрнең фикерен кабул итү өчен яхшы вакыт. Андый комментарийларны үз адресыгызга тәнкыйть кебек кабул итмәгез. Исегездә тотыгыз, проблема нәкъ менә сезнең гамәлләрдә булырга мөмкин.

Сез ачуланышкан кешеләр белән дуслашырга тырышыгыз. Моның өчен бик шәп вакыт. Ачуланырга яки үч алырга кирәкми, чөнки ризалыкка ирешү - бу йомшаклык билгесе түгел. Киресенчә, бу сезнең көч һәм акыл билгесен күрсәтә.

Сукояр

Дөньядагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, сез яхшы кәефне һәм күңел күтәренкелеген саклап кала алырсыз. Бәлки, сезгә кечкенә генә төркемдә бәйрәмнәр үткәрү перспективасы да ошар. Үз карашларыгызга таянып яши торган кеше буларак, сез зур гаилә бәйрәме булмауга җиңел сулап куярсыз. Сез рәхәтләнеп үзегезне яраткан шөгылегезгә багышлыйсыз. Сез тәмле ашап, китаплар укырсыз һәм саф һавада йөрерсез.

Бу, бәлки, сезгә иң яхшы ял булыр. Күпме күңелсез хәлләрнең булмый калуына сөенерсез. Бу мөһим тәҗрибә булачак.

Балык

Бу бәйрәмдә сезне бик күп кызыклы вакыйгалар һәм кулинар экспериментлар көтә, әмма үзегезне күңелсез хис итүегез бар. Вакыт-вакыт ялгызлык сизәчәксез. Кызганычка каршы, хәзерге хәлләр социаль контактларга мөмкинлек бирми. Сез моны кабул итәргә һәм чынбарлык белән килешергә тиеш.

Әгәр сез үзегездән тормаган әйберләргә борчылудан туктасагыз, бу, бәлки, бик күңелле вакытка әйләнер. Күңел ачарга курыкмагыз һәм тәмле аш-судан ләззәт алыгыз, ешрак саф һавада йөрегез. Сезне салкын, җил яки яңгыр куркытмасын.ар утлары белән чәчеләчәк бит!

Ирина ВӘЛИШИНА әзерләде.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836