#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңавылда һәйкәл ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин 7 май көнне 9 нчы мәктәп янында Яңавылдан сугышка китүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачуда катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Яңавылдан Бөек Ватан сугышына 147 кеше китә, аның 100е кире әйләнеп кайтмый. Бүгенге көндә бер генә исән сугыш ветераны да юк.

Митингта Төмән шәһәре башлыгы Руслан Кухарук, өлкә һәм шәһәр Думасы депутатлары катнаштылар.

Ә ул болай башланды: “Яңарыш” газетасы аша Юлия Мусавирова Яңавылдан сугышта катнашкан батырларның исемнәрен мәңгеләштерүдә халыктан ярдәм сорады (№35, 28 август, 2020 ел). Аңа Фәриха апа Мавлютова җавап бирде. Фәриха апада “Хәтер китабы” бар, китап буенча сугышта катнашучыларның фамилияләрен карап, тикшереп чыктык. Бу эштә Марс Ибраһимов, Сөрия Абдразакова һәм мин тырышлык күрсәттек. Әлеге хәрәкәт белән Павел Мадъяров җитәкчелек итте. Ул “Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары” иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Нуртдин Ибраһимов) йөзендә спонсорлар тапты. Алар һәйкәлне куеп кына калмыйча, кунаклар өчен хәрбиләрчә төшке аш та әзерләделәр.

Бу чарада катнашкан лаеклыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләүне Әлмирә Гомәрова оештырды.

Сугышта катнашучыларның берсе – безнең башлангыч класстагы укытучыбыз Гомәр Гомәров. Эшен сугыштан соң да дәвам итте. Авылда ул укытмаган бер генә кеше дә булмагандыр ул елларда. Безгә белем бирүдән тыш, әти-әниләребезне дә грамотага өйрәтте. Фәриха апа 1967 елдан участок врачы булып эшләде. Өйдән-өйгә йөри иде, башка ярдәмчесе булмады. Яңавыллылар аңа бик рәхмәтле, әле дә олы хөрмәт белән сөйлиләр.

Әтием Калбай Ташкаев фронтка 1943 елда китте. Аңа кадәр бронь белән калдырганнар. Авылда Төмән район промышленность комбинаты булган. Анда күн (кожевенный) цехында сугыш өчен тире эшкәрткәннәр. Шунда ук авылның күп кешесе хезмәт иткән. Резин итекләрдә, зур резин перчаткалар, алъяпкычлар, күзлекләр киеп эшлиләр. 1945 елда әтием сугыштан авыру булып кайта. Предприятиедә эшен дәвам итә. 1950 елда елда вафат булды.

Һәйкәл куюда Павел Чингиз улы зур эш башкарды, күп көч түкте. Барлык катнашучылар исеменнән чын күңелдән аңа рәхмәт белдерәсебез килә.

Рушания АЛИМОВА, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836