Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мәчетнең коймасына куелган Яңавылда ислам тарихына багышланган стендны ачу тантанасы булды. Өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Җәмигъ мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин бу абруйлы эшне башкардылар. Ә авылга 350 елдан артык.
– Авылда ислам яңадан торгызылганда, аның башында хөрмәткә лаек Галимҗан хәзрәт торган. Аның җитәкчелегендә бу мәчет төзелгән.
Татар халкы арасында үз тормышларын шундый изге эшкә багышлаучылар булуы белән без – яшь буын горурланабыз. Яңавыл Әлмирә ханым шикелле оештыручылар, тарихны саклаучылар булуы белән дә бәхетле. Үткәнебез бар, аны онытырга ярамый, - дип башлады сүзне Зиннәт хәзрәт.
Галимҗан хәзрәт тарихка тукталды: “Бүген тарихи вакыйга булды, дисәм дә дөрескә туры килер. Стендта ислам тарихыбыз чагылдырылган. Мин монда 2 мәчет булганлыгын беләм. 1956-57 елларда бер мәчетне сүтеп, Кугалы авылына алып киттеләр. Ә бу мәчет урынын саклап кала алдык. Хәзерге мәчетебезнең бер гектардан артык җире бар. Без моңа бик шат. Мәдрәсә төзедек. Хыялыбызда - интернатлы булу. Күршеләр белән дус-тату яшибез.
Мәчеткә халык күп йөри. Ураза гаетенә 6-7 мең кеше килгәндер. Эшмәкәрләр балалар өчен уен мәйданчыгын оештырдылар: малайлар, кызлар өчен аерым батутлар куелды, балалар өчен машиналар бар”.
Стендта мәгълүматлар Себердә исламның таралу чорларыннан башлана. Яңавылның барлыкка килүе турында архив документларында1687 ел искә алына. Тубыл губернасының Төмән округындагы бохарлыларның “Матиаровские юрты” җирләренең геометрик махсус планы турында сүз бара анда. Авылда округта танылган мәдрәсә эшли. Анда дөньякүләм билгеле ислам динен таратучы шәхес Габдрәшит Ибраһимов белем ала. Элекке мәчет урынында бүгенге Җәмигъ мәчете төзелә. 1997 елның 31 октябрендә ул тантаналы төстә ачыла.