#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Азат Сәгыйтов турында якты хатирәләрем

последние и лучшие новости искусства в мире

52-2Хәтеремә бу легендар Һәм олы хөрмәт яулаган шәхес белән бәйле булган бары өзек эпизодлар гына килә. Без Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның батырлыгын, газетаның барлыкка килүе һәм аны саклап калу өчен ничек көрәшкәнен белергә һәм онытмаска тиешбез. Якташлары өчен күп эш башкарган беренче мөхәррирнең истәлеген мәңгеләштерү - безнең төп бурычыбыз булып тора.

Азат Гыйззәт улын мин себер татарларының беренче корылтаенда күрдем. Утырыш залы шыгрым тулы иде.

Булат Сөләймановка сүз бирү яки бирмәү мәсьәләсе хәл ителгән чакта, зал ике төркемгә бүленеп, бәхәсләшүдән халык арып беткән иде. Шул чак зал уртасына бер хатын-кыз чыгып, саф әдәби телдә Азат Сәгыйтовны 50 яшьлек юбилее белән котлады. Аннары сәхнәгә күтәрелеп, бүләк тапшырды. Ак йөзле, бөдрә чәчле, зәңгәр күзле «Яңарыш» газетасы мөхәррирен мин шунда беренче тапкыр күрүем иде. Татарларның демократик съезды үз эшен тәмамлагач, мин кичке поезд белән Казанга юл алдым. Аспирантурада укыган мәлем иде.

Билгеле булганча, газета 1990 елның 15 сентябрендә чыга башлый, ә съезд 1990 елның 15 декабрендә уза, димәк, ул вакытта газетага 3 ай, баш мөхәрриргә - 50 яшь була. Ә инде бүгенге көндә без «Яңарыш» дигәч, шунда ук Азат Сәгыйтовны күзаллыйбыз, ә Азат Сәгыйтов диюгә – күңелгә «Яңарыш» газетасы килә.

1991 елның март ае башларында тормыш иптәшем Хәмит Төмәннән газетаның яңа санын алып кайтты. Хәзер инде уйлыйм, мине әлеге съездга Азат Сәгыйтов газетаның 2 нче санында минем «Тың масайтым!» дигән мәкаләмне бастырганнан соң чакырганнардыр, әлбәттә.

Мөхәррир белән беренче шәхсән танышуым 1994 елда булды. Төмән шәһәренең Комсомольская урамында урнашкан редакция бусагасын атлап керү белән, Азат абыйның фотокамерасының объективына эләктем...

Азат Сәгыйтов газетага ярдәм итүчеләрнең барысына да кадер-хөрмәт күрсәтә белде. Беренче чиратта өлкә хакимияте, дәүләт, өлкә һәм шәһәр Думасы депутатлары, шулай ук “Яңарыш”ның иң якын дуслары дип Юрий Конев, Иван Кнапик, Әхтәм Каюмов, Якуб Зәнкиев, Габделхак Шакировны атап була. Алар редакциягә килеп хәлләрен белешеп, проблемалары белән кызыксынып тордылар. Шул елларда янында үзе кебек милләт җанлы, көчле рухлы ярдәмчесе, каләмдәше, тормыш иптәше Рәүфә Сәгыйтованың булуы да эшендә зур роль уйнады. Аннары Азат Гыйззәт улын шәхсән белгән, газетаның чын дуслары, беренче көннәрдән үк һәрьяклы һәм газета тирәсендә хөрмәтле укучыларны берләштерергә дә ярдәм күрсәткән, бүгенге көнгә хәтле тугры калган штаттан тыш активистлар – Рәшидә Занкиева, Люция Хәбибуллина, Рәшидә Бакиева, Хәмидә Речебакиева, Фәхриҗамал Утяшева, Гөлнур Хәйруллина, Мәрзия һәм Рәшит Сәламовлар, Әмир Юскаев һ.б. белән ничек горурланмыйсың!

«Яңарыш» газетасы оешкан еллар Төмән дәүләт университетында беренче татар төркемен ачу, туган телдә укыту һәм мәгълүмати-библиография үзәген нәфис әдәбият белән баету, фольклор, диалектологик материаллар җыю, докторлык диссертациясе өстендә эшләү, монографияләр әзерләү һәм бастыру буенча актив эшләгән чорга туры килде. Без Төмән өлкәсендә яшәүчеләр белән рухи-әхлакый, мәгърифәти һәм белем бирү юнәлешендә бер форматта эшләдек. Газетада эпиграф итеп алынган: «Халкыбызның рухи дөньясы баесын!» дигән сүзләр – безнең уртак девизыбыз булды. Азат Гыйззәт улы рәтләп, төзәтеп газета битләрендә студентларымның беренче кыюсыз язмаларын бастырды. Шулай ук мин дә берничә ай дәвамында «Күренекле шәхесләр” (Татары земли тюменской) сәхифәсен алып бардым. Студентларым газетаның тиражын арттыру эшендә дә теләп катнаштылар. Концертларда газетага язылу үткәрдек, иганәчеләр эзләдек.

Ләкин эшләр гел генә шома бармый. Диңгез һәм океаннарны ярып йөзгән зур корабның төбенә бик күп кабырчыклар ябышып, алга барырга комачаулаган кебек, явызлык уйлаучылар да җитәрлек була, халык әйтмешли, тырнак астыннан кер эзләүчеләре дә табыла. Ләкин Азат Гыйззәт улы бернәрсәдән дә курыкмый. Газета аның яклаучысы да, саклаучысы да була. Мөхәррир аяк чалучыларга каршы үзенең сүзен газетада ачыктан-ачык бастырып чыга. Хәтта котылмаслык чирдән интеккәнен белгәч тә, көчле рухлы Азат Гыйззәт улы берничә тапкыр авыр дәвалану сеансларын үтеп, үз идеалларына һәм принципларына тугры калып, соңгы сулышка кадәр туган халкына, укучыларына файда китерә. Хастаханәдә ятканда «Бирешмә, сакла газетаны!» дигән китабын тизрәк бастырып чыгарыр өчен мәкаләләрен хатыны Алсуга әйтеп яздыра. Бу турыда соңыннан журналист Фәрит Баязитов: “Көчле рухлы кешеләр генә шундый гражданлык батырлыгына сәләтле!”- дип яза.

Әлеге «Бирешмә, сакла газетаны!» китабының басылу тарихы болайрак була. 2004 елның январь азагында Азат Гыйззәт улының чакыруы буенча Төмәнгә Казанның танылган татар шагыйрьләре Рафис Корбан, Газинур Морат, Шәүкәт Гаделша кунакка киләләр. Алар Азат Сәгыйтовның иҗаты белән таныш буларак, аңа Татарстан Республикасы язучылар берлегенә керергә тәкъдим итәләр. Ә моның өчен аның язган мәкалә, очерклары бер китапка тупланып, басылып чыгарга тиеш була. Шул көннән башлап мөхәррир китап бастыру турында уйлана. Ул вакытта газетаның 15 еллык юбилеена әзерлек эшләре алып барыла. Газета аның өчен - шатлыгы һәм җан сыкравы, йокысыз төннәре, милли тамырларга әйләнеп кайтуы, яңача фикерләү һәм дөньяны кабул итү дәрәҗәсе, аның менталитетының яңа күтәрелеше, яшәү рәвеше, күңеленең һәм йөрәгенең торышы була. Ул соңгы 5 ел эчендә язган мәкаләләрен туплап, «Бирешмә, сакла газетаны!» дигән исем белән китап бастырырга планлаштыра. Китапның исеме итеп ул танылган язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевнең үзенә карата әйткән сүзләрен ала. Азат Сәгыйтов белән Якуб Зәнкиев бер-берсен Тубыл районында белем бирү нигезендә эшләгән чактан беләләр. Аннары да Якуб Камали улы үзенең соңгы сулышына кадәр газета редакциясенең тугры өлкән дусты, әдәби киңәшчесе һәм ышанычлы тылы була. Азат Гыйззәт улы, рәхмәт йөзеннән, язучының хикәяләрен «Кайчыколак» дигән исем белән аерым китап итеп бастырып чыгара. Ләкин, кызганычка каршы, үзенең яшел ялтыравык тышлы матур китабын күрә алмады. Шулай булса да ул анда Төмән өлкәсе хөкүмәтенә, мәгълүмати сәясәт департаментына, Төмән өлкәсенең мәгълүмати сәясәт департаментының полиграфия һәм массакүләм мәгълүмат чаралары идарәсенә, Түбән Тәүде муниципаль районы башлыгы Зөфәр Әхтәриевка китапны бастыруда финанс ягыннан ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтен язып калдырган була.

Быел газетаның 30 еллыгын билгеләп үттек. Әлбәттә, вирус шартларында безгә коллектив белән чәй өстәле артында җыелып, бергәләшеп утырып чәйләр эчәргә туры килмәде. Шунысы сөенечле – бүгенге көндә газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова, җаваплы сәркәтип Гөлнур Вәлишина, корректор Нәсимә Ташбулатова, минем студентларым - Рәүфә Кангазина белән Диләфрүз Фәхретдинова, Лариса Тузмөхәммәтова, Ләйлә Мадъярова, Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче Римма Умитбаева, Наил Сәгыйтов Азат Сәгыйтовның башлаган эшен лаеклы рәвештә дәвам итәләр.

Азат Сәгыйтовның исеме тарихка алтын хәрефләр белән язылган. Әйтерсең, язмыш гомерне кадерле якташыбыз Азат Сәгыйтовка тирән эз һәм якты истәлек калдырсын өчен биргән. Ул үзенең исемен милләттәшләренә өлкәбездә саф татар телендә чыга торган бердәнбер озын гомерле газета булдыруы, бердәм коллектив туплавы, эшен лаеклы рәвештә дәвам иттерә алырлык баш мөхәррир Алсу Мөхәммәтәмин кызын әзерләве белән дә мәңгеләштерде. Азат Гыйззәт улының истәлегенә тугры булып, нәкъ 15 ел газетабызның һәм үзенең журналистларының статусын күтәреп эшләгән өчен якташларыбыз бүгенге мөхәррир Алсу ханыма дә олы рәхмәтләрен белдерәләр. Кемгә дә сер түгел, бүгенге көндә редакция хезмәткәрләренең һәркеме дә өлкә, Татарстан Республикасының югары исемнәре һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгәннәр. Эшләгән елларында Азат Гыйззәт улы фидакарь хезмәте өчен өлкә хакимияте, өлкә Думасы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән күп тапкыр бүләкләнде, «Алтын каләм» исемен алды. Беренче өлкә “Массакүләм мәгълүмат чаралары-2000” фестивалендә «Ел мөхәррире» номинациясендә җиңеп, лауреат исеменә лаек булды.

Бүген мин мәкаләмне язган арада «Яңарыш» газетасының беренче мөхәррире турында рус телендә материаллар юкмы икән дип, интернетка кереп карадым, ләкин анда үземнең «Күренекле шәхесләр тормышы” сериясеннән “Азат Сәгыйтов - «Яңарыш» өлкә татар газетасының беренче мөхәррире” (автор-төзүче Х.Ч.Алишина. Төмән. «Печатник» типографиясе. 2011) дигән китабымнан башка бернинди мәгълүмат таба алмадым! Форсаттан файдаланып, мөхәрриребезнең 80 яше уңаеннан, аны белгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп, газетабызга язуларын үтенеп сорар идем.

Азат Гыйззәт улы, журналист буларак, меңгә якын бик эчтәлекле, гыйбрәтле язмалар һәм мәкаләләр бастырган. Ул татар, рус классик һәм заманча әдәбиятын яхшы белә иде. Җирле шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләрен тикшереп, хаталарын төзәтеп, төрле төзәтмәләр кертте. Шулай ук Якуб Зәнкиевнең «Ялкында өтелгән мәхәббәт», «Кайчыколак» әсәрләрен редакцияләде. Мөхәррир тормышында ислам дине дә мөһим урын алып торды. Аена бер тапкыр дин мәсьәләләре газетада яктыртылып барды. Мәчетләр ачу чараларында мөхәррир һәрвакыт үзе катнашты һәм бу изге эш турында тирән мәкаләләр язып чыкты. Милләттәшләр көтеп алып, яратып укыган мәкаләләрен, үзе оста фотограф та буларак, уңышлы фотоиллюстрацияләр белән тулыландырды. Билгеле булганча, Азат Гыйззәт улы Согуд Гарәбстанының изге урыннарына - Мәккәгә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла, Хаҗи исемен ул горур йөртә. Дин әһелләре аңа ерак ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, рухи мирасына тугры калуына һәрвакыт рәхмәт әйттеләр. «Аксакалларның хөрмәтен ул тоеп, бик горурланды. Күп кенә дини проблемаларны иркенләп өйрәнде, мөселманнарның сафлыгы һәм бердәмлеге өчен бертуктаусыз көрәште. Аллаһы Тәгаләнең тәгълиматы һәркемгә камилләшү, дөрес яшәр өчен бик кирәк. Милләтне динсез торгызу мөмкин түгеллеген ачык аңлады. Әйтерсең, аның үзеннән Аллаһы Тәгаләнең изге һәм илаһи яктылыгы бөркелде. Түбәтәй аңа бик килешеп, үзенчәлекле, күтәренке, матур кыяфәт бирә иде. Һәм аның кыю гәүдәсе башкалардан аерылып торды. Динебезнең тылсымлы көче безне үзгәртә, рухи яктан баерак һәм физик яктан көчлерәк итә. Көнбатыш Себердә ислам үсеше өчен Азат күп эш башкарды һәм күпләрне шушы бөек, куәтле дингә тартты. Мөселманнар аңа һәрвакыт рәхмәтле булачаклар», - дип язды аның турында җирле шагыйребез Заһид Акбүләков.

Азат Гыйззәт улы укытучы әнисе - Җамал апа кебек бик игелекле кеше иде. Гомумән, әнисе аның өчен иң изге кеше булды. Иң назлы хисләрен һәм мәхәббәтен ул әнисенә бирә белде. Чөнки әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булу сәбәпле, ул әтисез үсте. Шуңа да ул гомер азагына кадәр әнисен кайгыртты, аның кадерен белеп, аңа бөек мәхәббәтен җырлады. Үзе дә гаилә башлыгы буларак, яхшы әти булып, гаиләсен, балаларын яратты.

Кызганычка, газета кысалары Азат абый турындагы якты хатирәләремне җәелеп язарга мөмкинлек бирми шул. Ул аяусыз чирне җиңәргә теләде, көрәште, хастаханәдән чыккач, тормышка сөенеп, яңадан иҗат итәргә кереште. Соңгы очрашу аның белән Төмәннең төп урамында, 2005 елның февраль азагында, өлкә губернаторы Сергей Собянинның инаугурациясеннән соң икенче көнне булды. Казанга билетлар сатып алып, университетка эшкә китеп барам. Күрәм, каршыма матур, пөхтә киенгән Азат абый килә. Мин аңа Татарстан башкаласына баруымны әйттем. Ә инде Төмәнгә кайткач, редакциягә шалтыратып, дусларының күп санлы сәламнәрен тапшырдым, тизрәк китап чыгаруын үтендем.

20 апрель көнне минем эш бүлмәмә Эльвира Вәлитова килеп керде. Аннары Фәрит Баязитов, Заһид Акбуләков шалтыраттылар. Ләкин бу кайгылы хәбәрне күңел берничек тә кабул итәргә теләмәде. Арабыздан Урал артыннан алып Тын океанга хәтле бердәнбер булган “Яңарыш” газетасын булдырган бөек шәхес китеп барды... Әйе, тормыш бер урында гына тормый шул. Нәкъ өч дистә еллар минем иҗади һәм иҗтимагый тормышымда сәләтле, милли интеллигенция вәкилләренең берсе булган Азат Сәгыйтов бик мөһим урын алып тора. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын! Халык аның казанышларын онытмый, аның якты истәлеген зурлый.

Хәнисә АЛИШИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836