Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
24нче мартта тубыллылар халкыбызның рухи хәзинәсе булган онытылмаган йолаларны искә алдылар. Нәүрүз бәйрәмен Себердә Әмәл, Садака, Көлцән дип атыйлар. Көн белән төн тигезләшкән чорга туры килгән бәйрәмгә багышланган чара Тубылның “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгенең концертлар залында үтте. Бәйрәм тамашасы балаларның чыгышлары белән башланып, төрле бәйгеләр лауреаты Айсылу Юнысова “Лә иләһә илләлаһу” җырын башкарды. Чара барышында тамашачылар яраткан җырчылары башкаруында матур җырлар тыңлап, “Мирас” бию ансамбленең традицияләребезгә нигезләнеп куелган яңа биюләрен карадылар.
Алып баручылар Лилия Фәизова белән Ален Зәйнетдинов тамашачылар белән “Сез беләсезме?” дигән викторина үткәрделәр, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре тамашачылар залында утыручыларны милли ризыклар белән сыйладылар. Зөһрә Тимергалиева, Динара Әбсәламова, Зөлфия Айтбакова, Хәсән Хучашев, Айгөл Захарованың, азәрбайҗан телендә җырлаучы Афсана Алиеваның чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән озаттылар. 25нче март көнне шәһәрнең “Себер энҗесе” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә “Садака” бәйрәме шау-гөр килеп узды. Бәйрәм тамашачылары җыр–биюләр, милли уеннар, кәнфит, акча чәчү йоласын карадылар һәм үзләре дә теләп катнаштылар. Монда мәдәният үзәге артистлары белән бергә Илдус һәм Тәнзилә дуэты, Алсу Симонова һәм Хәсән Хучашев, Лариса Чәмилова башкаруында җырлар яңгырады. Кече яшьтәгеләр, яшүсмерләр, өлкәннәр викториналарда һәм уеннарда актив катнашып күңел ачтылар. Әлеге чаралар оешкан рәвештә үтте.
Римма УМИТБАЕВА.