#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бабаларым язмышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

25-8Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларымның язмышлары турында. Бөек Ватан сугышы күп гаиләгә күз яшь, кайгы–хәсрәт китерә. Сугышта күп якташларыбыз корбан булганнар, хәбәрсез югалганнар. Туктасын бабаем да Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Ул 1913 нче елны Тубыл районының Үләртеш авылында, күп балалы гаиләдә туа. Туктасын Мәхмүтов 1942 нче елны сугышка китә. Аларның гаиләсендә биш бала була: Акилә, Фазилә, София, Нәсирә һәм Туктасын.

Илебез тынычлыгы өчен үзен аямыйча, сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен ”Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән сугышчы 1942 нче елда Малгобек, Орджоникидзе шәһәрләре, Шефатлар хуторы янында, 1942 нче елда Кавказ арты фронтында барган бәрелешләрдә батырларча көрәшә. Кызганычка, сугыш тәмамлангач та, аңа туган авылына, якыннары янына кайтырга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышыннан безнең бабаебыз кайтмый, ул хәбәрсез югала.

Икенче олатам - Туктасын Раенбакиев та илебезне фашистлардан азат итүдә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Инде ул да вафат булды. Аның фоторәсеме Загваздино авыл җирлегенең “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” дип исемләнгән Хәтер тактасында эленеп тора.

Бөек Ватан сугышыннан исән кайтып, Туктасын Дәүләтбак улы Хуҗайлан авылында гомер итә. Сугыш юлын узган гади сугышчы солдат шинелен салып, тыныч хезмәткә күчә. Коллар авылыннан Тайра исемле уңган кызга өйләнеп, биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Сугыш ветераны тормыш юлында авырлыклар күрсә дә, гомер юлын намуслы хезмәттә үткәрде. Анчинан - минем әнием, ә мин аның оныгы булам. Бабаларыбыз инде исән түгелләр. Сугыш уты эченнән исән калып кайткан, тырыш, тәвәккәл Туктасын бабаем һәм сугыштан кайтмаган олатам безнең, оныкларыбызның да хәтерләрендә.

Сугышлар бүтән булмасын, күк йөзе аяз, җир йөзендә мәңге тынычлык булсын дигән теләктә калам.

Фәүсия МӘМӘТОВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836