Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Август – бакча җиләген күчереп утырту чоры. Әгәр аны шушы вакытта төртеп калдырсагыз, ул суыкларга кадәр үсәргә һәм киләсе елга уңыш бирергә дә өлгерә.
Гадәттә, җиләкне мыектан үрчетәләр. Ике еллык үсемлекләрнең мыеклары көчлерәк һәм сыйфатлырак. Артык карт һәм яшь үсентеләрнең сыйфаты түбән. Һәр төпкә биш мыек калдырып, һәр мыекта өчтән артык булмаган “розетка” – җиргә берегү ноктасы калдыралар. Тамыр системасы нык булган һәм 3-4 яфраклы үсенте сыйфатлы дип санала.
Бакча җиләге якты, кояшлы урында үсәргә ярата. Аеруча сарымсак, суган, борчаклы культуралар, тамыразыклар үскән урынны үз итә. Кайбер бакчачылар яздан бер түтәлне “пар”га калдырып, җиләк өчен әзерли. Аңа яздан сидераль культура чәчеп ныгытырга, җиләк утыртыр алдыннан чабып алырга кирәк.
Җиләк утырту өчен чокырлар тирән һәм киң итеп казыла. Һәр төпкә 1 чиләк черемә, көл кертү дә комачауламый. Җиләк араларын тар калдырмагыз. Утыртканда игътибар итегез: җиләкнең үзәге туфрак белән томаланырга тиеш түгел.
Җиләкләрне яңгырдан соң яки кичке якта күчереп утырталар.
“Юлдаш”.