#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхетле әни

последние и лучшие новости искусства в мире

22-6Бәхетле була икән әни, әгәр улы, кызы яхшы булса, янына вакыт табып килеп йөрсә, укып чыгып, яраткан һөнәрен сайлап, тормышта үз юлын табып, эшләп рәхәт яшәсә. Иң мөһиме, әни кеше яшәеш чорында бала кайгысын күрмәсә...

Андый әниләрнең берсе – Нурия Абдулина. Өлкән яшьтәге әти-әнисен хөрмәт итте, читкә эш эзләп чыгып китмәде. Укып чыккач, үз авылында, укыган мәктәбендә укытучы һөнәрен сайлап эшләде. Бала чагы, яшьлеге туган авылында үтте, ә инде озакламый гомер көзен дә каршы алыр.

Нурия Фәхретдин кызы әнисенең ярдәмчесе, куанычы, шатлыгы, арыган чагында ял иттерүчесе булган. Кечкенә чагыннан укытучы булырга хыялланган. Нурия апаның укырга сәләте, дәрте зур була, чөнки ул – укытучы Ногмановлар токымыннан.

Уңган, тырыш, үз фәненең остазы, математика белгеченең дәресләре җиңел, күңелле үтә, балаларны үзенә тарта, кызыксындыра белә. Ул укучыларга киң һәм төпле белем өләшә. Тыныч холыклы, кешелекле, бөтен көчен укыту эшенә багышлап яши.

Таләпчән, игътибарлы, киң күңелле, дуслык, туганлык кадерен белүче. Нурия апа – кадерле әни, нәнә, апай. Аның тормышында төрлесе булды: югалтулар да кичерде, ләкин сынмады, югалып калмады.

Аккан сулар кебек гомер үтә икән, ә тормышның иң матур мизгелләре йөрәк түрендә яшеренеп ятып кала. Нурия апаның да гаилә корып, матур гына парланышып, таяныр ноктасын тапкан чаклары еракта калды. Ул мәхәббәте Мөхәммәтне ерактан эзләмәде, күршесендә генә тапты. Ул да Нуриягә гашыйк була һәм гомерлеккә үзенә кәләшлеккә ала. Аларның мәхәббәт җимешләре – 3 кыз һәм 2 егет дөньяга аваз салалар.

Хәзерге көндә Нурия апа балаларын үстереп, укытып, һәрберсен үз тормышларына озатты. Барысына да югары уку йортларында белем алырга булышты. Ике кызы – Тәнзилә, Зилә – укытучылар. Бәхет түгелме соң? Кызы Зилә белән бергәләп мәктәп юлын таптыйлар. Олы кызы – Тәнзилә Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Эш урынында иҗади атмосфера тудыручы укытучы булып исәпләнә, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Озакламый, 28 май көнне, Нурия апа юбилейлы гомер бәйрәмен – 70 яшен каршылый. Һич картаймыйча, тормыш хәсрәтләрен күрмичә озак, бәхетле яшәвен телибез.

Суфия БАКИЕВА (ӘЮПОВА),
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836