#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәйрәм белән котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

21-55 нче майда Тубыл шәһәренең “Бердәм Россия” бинасының конференц залында тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашында кичә узды. Чарага килүчеләрне шәһәр думасы рәисенең урынбасары, шәһәр думасы депутаты Михаил Никитин бөтен ил халкын берләштергән олы Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, чарада катнашучыларга илебез халкының сугыш елларында күрсәткән кыюлыгы, бердәмлеге, рухи ныклыгы турында әйтеп илгә тынычлык, халкыбызга сәламәтлек һәм иминлек теләде, бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырды.

Кичәне оештыруда ярдәм иткән “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый оешмасының рәисе Айсылу Юнусовага социаль әһәмиятле проектларда катнашканы һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Рәхмәт хатын тапшырды. Кичәдә Ямбай мәчете хәзрәте Эдуард Юнусов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның рухына багышлап Коръән аятьләрен укыды, Тубыл мәчетеннән Тимур хәзрәт Ниязов догаларын юллады. Бәйрәм чарасында Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучылары Руслан Нәкыйпов, Арина Варламова Бөек Ватан сугышы темасына шигырьләр сөйләделәр. Муса Җәлилнең “Варвары” шигырен кунаклар күз яшьләре белән тыңладылар. Сугыш чорына алып кайткан моңлы җырларны Айсылу Юнусова башкарды, сиксән яшьләрен узган ветеран укытучылар: Галия Абайдуллина үзе иҗат иткән шигырен, Заһидә Бекенина тормыш иптәше Сөнгатулла Бекенинның “Җиңү көне”нә шигырен укып тамашачыларга ишеттерде.

Сугыш чоры балаларының язмышлары охшаш. Залда утыручыларны язмыш төрле яклап сыный. Аларның күпчелегенең әтиләре сугыштан исән кайтмаган. Тормышларында тирән яра калдырган еллар турында Рауза апа һәм Клим абый Садыйковлар да хатирәләрен яңарттылар, язмышлары белән уртаклаштылар, сугыш чоры балаларына иътибарны көчәйтү кирәклеге турында әйттеләр.

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган кичәдә булган якташларыбызның теләкләре уртак булды. Һәр туган яңа көнгә сөенеп, дөньяларга тынычлык теләп, изге догалар юллап яшәргә язсын. Сугыш еллары ерагая барса да, балачакта, яшүсмер вакытларында күргәннәр, кичергәннәр онытылмаячак. Дәһшәтле сугыш еллары турында бүгенге яшьләргә күбрәк сөйләргә кирәк дигән теләкләр дә уртак булды.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836