#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бердәм Россия депутаты сәләтле укытучыны бүләкләде

последние и лучшие новости искусства в мире

4-2Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы Гөлшат Дәүләтбаевага Тубыл шәһәре Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин Рәхмәт хаты тапшырды.

35 ел педагогик хезмәт стажы булган югары белемле, тәҗрибәле укытучы Гөлшат Дәүләтбаева үзенең эшен, укучыларын яратып 8 ел бу мәктәптә башлангыч сыйныфларда белем бирә. Быел 1 нче класста аның 30 укучы. Дәресләре, класстан тыш үткәргән чаралары һәрвакыт мавыктыргыч, кызыклы уза. Укытучы апаларын укучылары яраталар, тырышып укыйлар. Гөлшат Дәүләтбаева һәр балада уңай сыйфатлар күрә белә, укучылар һәм ата-аналар белән уртак тел табып эшли.

Ел дәвамында һәр баланың сәләтен күреп, аны үстерү өчен күп тырышлык куйган укытучы класстан тыш чараларны да эчтәлекле, файдалы үткәргәнен без дә ачык дәресләрдә күрдек. Уеннар, конкурслар, инновацион технология элементларын кертеп алып барган чараларда укучылар актив катнашып, белемнәрен күтәреп, аралашырга өйрәнделәр. Яңа уку елында оештырган чараларда бу класс укучылары белән корреспондентлар, ветеран укытучылар, депутатлар очраштылар. Укучылар Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Рәшидә апа Бакиевага, шәһәр Думасы депутаты, мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга сораулар бирделәр. Әңәгәмәдә иҗтимагый оешмаларыннан килгән вәкилләр үзләренең һөнәрләре һәм хезмәтләре белән бәйле әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләделәр. Таләпчән укытучы балаларны туган иленең, туган ягының патриотлары, иҗади шәхесләр итеп тәрбияләргә тырыша.Гөлшат Дәүләтбаева төрле һөнәр ияләре белән таныштырып, 1 нче сыйныфтан укучыларын үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә, уртаклашырга, сораулар бирергә өйрәтә.

Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән сәләтле укытучыга киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836