Май 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Ватан сугышында җиңүгә 73 ел вакыт үтте. Тик шулай да, халык хәтерендә ул иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Ялутор районы, Аслана авылында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган “Беркемне дә онытмадык – бернәрсә дә онытылмаган...” дип исемләнгән зур бәйрәм-митинг булып узды. Аслана урта мәктәбе укучылары, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз, әти–әниләр транспорантлар, шарлар, флаглар, кулдан ясалган тынычлык символы булган күгәрченнәр, чәчәкләр тотып, "Ура" кычкырып, матур итеп колоннага тезелеп һәйкәл янына атладылар.
Һәйкәл янына ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тыл хезмәтчәннәре, пенсионерлар килгәннәр. Бәйрәм башланып китте, венок һәм чәчәк салып, сугыш кырында ятып калган батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. Мәктәп укучылары сугыш темасына матур шигырьләр, ветераннар үткәннәре турында сөйләделәр, бу тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып яшәгез, дип үзләренең киңәшләрен бирделәр. Ялутор районы башлыгы урынбасары Н.Чекунова, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А.Перков, район социаль яклау үзәге директоры Г.Моторин, Аслана хакимияте башлыгы И.Хәйруллин, хезмәт ветераны Т.Әбделхәев сугыш һәм тыл ветераннарын, үлгән ветераннарның хатыннарын бәйрәм белән котладылар. Митингтан сон авыл мәдәният йортында концерт дәвам итте. Концерттагы җырлар, биюләр, балаларның шигырьләре барлык тамашачыларның күңелләрендә хәтирәләрне уятып, бик тирән тәэсир калдырдылар. Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан өлкәннәрне табын алдына чакырдык. Сугыш кырында ятып калган батырлар, үлгән ветераннарны искә алып Коръән укылды. Бәйрәмгә килгән авыл халкы, балалар тәмле ашлар, чәйләр эчтеләр.
Бөек Җиңү бәйрәмен үткәрергә ярдәм икән спонсорларыбызга – Р.Хөснетдинов, А.Калиев, М.Хәлилов, З.Аллаяров, Х.Юртлыбаев, Р.Шәйдуллин, Т.Тимербаев, А.Уразаевка, шулай ук бүләкләр алышырга, азык-төлек әзерләргә булышкан Габделләхәтовлар (Динә апа, кызлары – Лилия, Лиана) гаиләсенә һәм бәйрәмдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Галия ХӨСНЕТДИНОВА. Ялутор районы, Аслана авылы.