#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бертуган кошчылар – Абил кызлары

последние и лучшие новости искусства в мире

50-6“ПРОДО Төмән бройлеры” акционерлык җәмгыяте кошчылык фабрикасында күп еллар дәвамында Раузилә Рәхимбакиева, Абилә Рәхимова һәм Светлана Гарифуллина эшли. Алар - бертуганнар. Барысының да эш стажын кушсаң – 92 ел тәшкил итә.

“ПРОДО Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасы Төмән өлкәсендә генә түгел, барлык Россия халкына да таныштыр дип уйлыйм. Соңгы елларда ул зур тизлек белән үсә башлады. Анда җиһазлар яңартылды, эш шартлары күпкә яхшырды. Анда кош итеннән төрле төрдәге продукция җитештерелә.

Бүген “ПРОДО Төмән бройлеры” - өлкә базарында лидер һәм “Кош” категориясендә Урал төбәгенең ТОП 3легенә керә. Кошчылык фабрикасы елына 40 мең тоннага якын продукция җитештерә һәм Төмән өлкәсе, шул исәптән Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец округларында базарның 48% өлешен алып тора. Өстәвенә, барыннан да бигрәк катырылмаган кош итенә сорау арта.

Ә менә апалы-сеңелле кызлардан фабрикага 1984 елда Раузилә Абил кызы беренче булып килә, ул 36 ел кош эшкәртүче булып эшли, хәзер санитария хезмәтендә производство биналарын җыештыра, санитар-гигиена шартларын булдыру белән бәйле вазифаларны җаваплы башкара, бу бүгенге пандемия шартларында аеруча актуаль. Предприятиенең бүләкләрен лаеклы рәвештә алып абруй казана.

- Без Яркәү районының Кортъегән авылында гаиләдә 7 кыз үстек, - дип үзе белән таныштырды Раузилә апа. – Авылда башлангыч мәктәптә белем алгач, Иске Александровкага урта мәктәпкә йөрдек. 10 нчы класстан соң, Төмәнгә киттем. Аннары кияүгә чыгып, Каскарада яши башладык, фабрикага эшкә урнаштым. Үзебездә эш юк. Шул сәбәпле, апам һәм сеңелем дә килделәр.

50-8Башта эшләргә авыр иде, күп эш кул хезмәте белән башкарыла. 2001 нче елларда автоматлаштырылды. Хәзер күпкә җайлырак, җиңелрәк, - дип сөйләде кошчылык фабрикасы ветераны.

Абилә Абилевна 1993 елдан башлап симертү комплексында бройлерлар үстерү буенча оператор булып эшли, эш дәверендә бройлерлар үстерү өчен берничә төр җиһаз үзләштерә, эшкә җаваплы карашы, үз карамагындагы йомшак җан ияләренә җылы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Яшь кошчыларга яхшы остаз да әле ул, хезмәттәшләре арасында абруй казанган. Тырыш хезмәте өчен шактый бүләкләр дә тапшырылган Абилә Рәхимовага, хәзерге вакытта фоторәсеме предприятиенең Мактау тактасында урнаштырылган.

Светлана Абил кызы да 1994 елдан бирле, апасы кебек үк, бройлерлар үстерү буенча оператор. Үз вазифасына җаваплы карашлы, тәҗрибәле хезмәткәр. Һәр яңалыкны тиз генә үзләштереп, эшендә кулланып килә.

Абилә һәм Светлана Абил кызлары вазыйфаларына кошчылык корпусларын тәүлеклек чебиләр кабул итүгә әзерләү, ашату һәм су эчертүне тикшереп тору, микроклиматның оптималь параметрларын булдыру белән бәйле технологик алымнарны үтәү керә. Аларның тәҗрибәсе, үз эшенә җаваплы һәм грамоталы якын килүләре нәтиҗәсендә кошчылык корпуслары тотрыклы рәвештә югары җитештерү күрсәткечләре белән мактала.

50-7Инкубатордан үстерү корпусларына көн саен 30 000нән артык бройлер чебиләре килә. Монда алар 37-40 көн торалар. Корпусларда табигыйгә мөмкин кадәр якын булган шартларны саклау бик мөһим.

Фабрикада 1560 хезмәткәр эшли. Биредә тулы бер династияләр хезмәт күрсәтә: кешеләр фабрикага килә һәм биредә мәңгегә кала, ә аннары “ПРОДО”га аларның балалары эшкә урнаша. Җитәкчелек фабрикада эшләүчеләргә уңайлы, продукциянең сыйфатлы булуы өчен бөтен көчен куя.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836