tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Безнең авыл геройлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Фашист басып алучыларын җиңү көне нең 40 еллыгы якынлаша. Бу истәлекле көнне кешелек дөньясы һичбер вакыт оныта алмас. «Беркем онытылмый, бер нәрсә онытылмас», - бу сүзләр безнең көндәлек тормышның девизы булып саналыр.

1941 ел. 22 июнь... Сугыш дигән шомлы хәбәр Карбан авылы колхозчыларына колактан колакка берничә минут эчендә таралып өлгерде. Ничектер бу хәбәрне ишетү белән һәркемнең йөзендә җитдилек, батырлык, дошманга карата ачу, нәфрәт күренгән кебек булды. Һәр кешедә: “Дошманны җиңәргә, тизрәк фронтка”, - дигән ашкыну кабынды.

Үзенең авылдашлары белән Хәмит абый Ниәтбәковны да хатыны Маһисәрвәр ханым һәм дүрт баласы басу капкасына бер авыздан: “Әти, дошманны батырларча җиңеп, әйләнеп кайт”, - дип кычкырып озатып калдылар.

Хәмит Ниәтбәков 1904 елны Карбан (Кызылкаш) авылында туып үсә. Балалык һәм яшьлек еллары шунда үтә. Тоташ колхозлашу чорында актив катнашучы була. Яшь вакытында үк үзенең батырлыгы белән үз тиңдәшләреннән аерыла. Һәр эшне төгәл, кызу үтәргә ярата.

Маһисәрвәр апа шулай дип искә ала: “Куркуны белми иде. Минем әти мине Хәмиткә бирергә риза булмагач, кышкы салкында күрше Тархан авылыннан бер иптәше белән мине толыпка төреп, урлап алып кайтты”, - ди.

Фронтта Хәмит абый санинструктор булып хезмәт итә. Ул вакытлы ярдәмгә килеп, фронтовикларның тормышын саклап калырга тырыша.

Менә кайбер күренешләр:

Курск өлкәсендә Ефросимовка авылында урнашкан медсанбатны немецлар чолгап ала. Өйләр яна. Медсанбатта 113 яралы солдат һәм офицер ята. Хәмит Ниәтбәков үзен-үзе белмичә, янган йорт эченә керә. Үзенең киемнәре, тәне януга карамастан, ут эченнән 60 яралыны алып чыга.

Днепр елгасын форсировать иткәндә, Хәмит абый беренче булып Днепрның уң ярына чыга. 1943 елның 3-4 октябрендә пулемет һәм артиллерия уты астында 83 яралы солдат һәм офицерны Днепрның сул ярына куркынычсыз урынга алып чыгып, ярдәм күрсәтә.

1943 елның 13 ноябрендә Хәмит Әхмәт улы Ниәтбәковка күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ләкин коммунист Ниәтбәков Җиңү көненә җитә алмый. Иптәшләренең тормышын коткару эшендә геройларча һәлак була. Авылдашлары аның исеме белән горурланалар. Карбан мәктәбе аның исемен йөртә.

Икенче герой шул ук Карбан авылыннан 4 чакрым ераклыкта - Тубыл елгасы ярында урнашкан Кала авылыннан Әнвәр Калиев.

Әнвәр Калиев 1921 елны Кала авылында туып-үсә. Бала чактан колхозга эшкә җигелә. Җир сукалый, печән чаба, нәрсәләр генә эшләми. Бигрәк тә Әнвәр ат белән бәйле эшләрне ярата.

Әнисе Сәлиха апа уфтанып: “И, улым, сиңа ат җене кагылган, күрәсең, һич куркуны белмисең, бер башкисәр булмасаң ярый”, - дип эндәшеп куя.

Сугыш башлану белән әле 20 яше тулмаган Әнвәр үзе теләп фронтка китә. Киткәндә үк ул әнисе һәм энеләренә: “Батыр үзе туар, иле өчен үләр, я герой булып үләрмен, я герой булып кайтырмын”, - ди. Шау-гөр килеп аны озатып калалар.

Әнвәр Калиев сугышта батыр разведчик була. Менә кайбер күренешләр:

1943 елның 12 июль көнне Курск өлкәсенең бер авылында, берничә кешедән торган разведгруппаны бер взвод немецлар чолгап ала. Әнвәр Калиев бу юлы берүзе автоматтан атып 12 немецны үтерә. Дошман чигенергә мәҗбүр була.

25 июльдә сержант Ә.Калиев беренче булып немец траншеясына ташлана, анда тик тавышсыз гына кул сугышы белән 4 немецны үтерә.

1943 елның 19 октябрендә разведчик Әнвәр Днепрның уң ярына оборона линиясен үтеп, Днепрны форсировать итүдә безнең солдатларга бернинди югалтуларсыз үтәргә мөмкинлек бирә. Әйе, ул бик батыр була, немец тылыннан бары 32 “тел” алып чыга.

Әнвәр Калиев бер немец генералын алып килүен кызык итеп сөйли: “Немец тылы, немецларның штабквартирасы, шуннан “тел” алып чыгу бурычы йөкләтелгән. Башта тавышсыз гына авызга чүпрәкләр тутырып зур портфель белән генералны алып чыгабыз. Менә бер елга ярына җитәбез, безгә елга аръягына чыгарга кирәк. Генерал һич суга төшми, киреләнә, йөзә белми күрәсең, мин аны өстерим, немецча белгән “шнелл, шнелл” дигән сүземне кабатлыйм. Судан шулай өстерәп алып чыктык, соңыннан, минем икем кадәр юанлыктагы кешене ничек алып чыга алдым, дип үз-үземә сокланып куйдым”, - ди.

1944 елның 15 январенда Әнвәр Калиевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Батыр герой утны-суны кичеп, сугыш беткәч, үзе белән бер полкта хезмәт иткән Татарстан кызы Зәйнәпне алып кайтып, туганнарын, дус-ишләрен җыеп күңелле генә туй уздыра. Хәзер герой Ташкентта яши. Шулай да ел саен туган авылына кайтып, бала вакытында тугайлары, болыннарында, кармак белән балык тоткан Тубыл елгасы яр буйларында гаиләсе, оныклары белән рәхәтләнеп ял итеп кайта.

Күп еллар үтте. Сугыш яралары төзәлде, яшь буын үсте, шулай да әле тол калган хатыннарның күз яшьләре кипми. Бу исемсез геройлар безгә үзебезнең дуслар, туганнар кебек чиксез якыннар.

Рабига СӘГЫЙДУЛЛИНА, Төмән өлкәсе.
(Бу хатны үзенең архивыннан Рабига апаның кызы

Нурия Нигъмәтуллина алып килде).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836