#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әбием” түбәтәйләре җылылык тарата

последние и лучшие новости искусства в мире

9-9“Әбием” брендының нигезе булып Ялутор мәчетендә үткән мастер-класс тора, дисәм бер дә ялгыш булмас. Аларның берсендә борынгы чорда татар хәрбиләре шлем астыннан кигән түбәтәй-кәләпүш тегү алымын күрсәтүләре бу баш киеме белән кызыксындыру уята. Түбәтәй тегү осталары Гашия Василевская һәм Галия Кондратьева эшкә алынырга да ризалык бирәләр. Тик эш башлар өчен керем дә кирәк бит. Бу очракта тәҗрибәле психолог, җәмәгать эшләре активисты, 4 бала әнисе, “Төмән психология Үзәге” оешмасы генераль директоры, “Без бергә” балалар, яшьләр һәм әти-әниләрне социаль үстерү Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Әлфия Кәбирова җитәкчелекне үз кулына ала.

Аңа ярдәмгә килгән Гөлнара Мәхмүтова, Рамилә Канбәкова белән бергәләшеп тегү өчен кирәкле бар әйберне алалар. Юридик мәсьәләләрне Әлфия ханым хәл итә. Шулай итеп Галия апаларның күңел җылылыгы кушылган түбәтәйләр сатып алучылар игътибарына тәкъдим ителә дә башлый. Мәчеттә һәркем бу уңайлы, бөкләп кесәгә салынып куела, бүрек астыннан да кияргә мөмкин булган баш киемен яратып кабул итә. Аны тирә-якка тарату эшен бергәләшеп башлыйлар. Дөньяның төрле җиренә җибәрә алалар. Берсе чит илгә барып җитеп, 100% табигый материалдан тегелгән бу түбәтәй өчен хуҗасы чиксез рәхмәтләрен юллый.

Социаль эшмәкәрлек юнәлешен ныклабрак өйрәнү максатыннан Әлфия Кәбирова бер ел элек Америкага барып кайта. Илебездә бу юнәлешнең үсеш ала баруын күзәтә ул. Социаль эшмәкәрлек акча эшләү, баюны максат итеп куймый, ул нинди дә булса социаль проблеманы чишәргә булышу өчен алып барыла. “Әбием” очрагында бу - өлкәннәргә үзләренең буш вакытларын файдалы үткәрергә ярдәм итү. Монда очрашу, сөйләшү белән бергә күпмедер акча эшләү ягы да күз алдында тотыла.

Бүгенге көндә “Әбием” төрледән-төрле кәләпүшләре белән таныштыру, аларны үзебезнең әбиләребез кулы аша үтүләрен, күңел җылылыкларын сеңдергәннәрен аңлату белән шөгыльләнә. Мөмкинлек булган саен кул эшләре осталары, социаль эшмәкәрлектәге тәҗрибәләр турында мәгълүматлар туплый, фикер алыша, киләчәккә планнар билгели. Оештыручылар һәр идеяләрен төптән уйлап, уртага салып сөйләшеп ашыкмыйчан гына тормышка ашыралар.

Исеменнән үк ниндидер нур бөркелгән “Әбием” киләчәктә бәйләнгән, чигелгән һәм башка кулдан эшләнгән әйберләрне дә халыкка җиткерү белән кызыксына. Болар гореф-гадәтләр торгызылу, мәдәниятебез үсүдә дә әһәмиятле.

“Хатын-кыз мөмкинлекләр дөньясында” проекты мәчеткә кухняны җиһазлауда үз көчен кертсә, мәдәниятебез, тарихыбыз, дин, традицияләребез турында сөйләшергә тагын бер мәйдан булдырса, “Әбием” бу белгән һөнәрләрне файдаланырга юл бирә.

- Әлбәттә, безнең әйберләр көндәлек кирәкмиләр, алар нәкъ менә аутентиклык ягыннан өстен торалар. Без башкарган эшләрдә күңел чисталыгы, хезмәтебезгә чын-чынлап бирелгәнлек, караш, максатларыбызның изгелеге чагылыш таба. Һәр кәләпүш әбиләребез тарафыннан әзерләнеп, аларның өйләрендә үз тегү машиналарында тегелеп безгә тапшырыла. Без һәркайсын үлчәп, махсус булдырылган тамгаларга останың исемен, размерын язып куябыз. Яшьләр өчен джинс тукымасыннан тегелгән кәләпүшләр бик тиз сатып алына. Тагын да чын, кулай, җиңел, балалар өчен кәләпүшләребез бар. Туйлар, тантаналы чаралар өчен бик күркәм ак төслесен дә тегә башладык. Безнең кәләпүшләр белән “В контакте” социаль челтәрендәге “Әбием - самый теплый в мире бренд!” төркемендә танышырга була. Тиздән сайтыбыз да үз эшен башлар дип ышанабыз.

Киләчәктә туган авылымдагы кәҗә мамыгыннан шәл бәйләүчеләрне “Әбием” бренды аша үз иҗат җимешләрен таратырга ярдәм итәргә тырышачакмын. Башка авыллардагы халкыбызның уңганнары үзләре җитештергән кул эшләре белән безгә кушылырлар, - дип сөйләде бу изге ниятләрне тормышка ашыру хыялы белән янучы Әлфия ханым Кәбирова.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836