#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Быелгы беренче семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-82017 елның беренче кварталында имамнарның белемнәрен күтәрү максатындагы семинар бер атнага якын вакыт эчендә үтеп китте.

Ул 27 февральдә башланып 2 мартта тәмамланды. Салаир трактының 10 чакрымында урнашкан “Дружба-Ямал” ял үзәгендә өлкәбезнең районнарыннан килгән 80ләп имам белем алды. Алар ял үзәгенең кунакханәсендә яшәп, иртәнге, төшке, кичке ашлар белән тәэмин ителделәр. Яшәү шартлары бик әйбәт, наратлык урманында саф һавада курорттан бер дә ким түгел иде. Төмән өлкәсе хөкүмәте губернаторы Владимир Якушев ярдәме һәм Диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков тырышлыгы белән шушы семинарлар оештырылып килә.

Ерак районнардан һәм саз арты авылларыннан килгән мәчетләр имамнары бик тырышып белем алдылар, хәтта, дәресләрдән соң, үзләрен кызыксындырган сораулар буенча өстәмә дәресләр үтте. Шушы семинарлар оештырылганчы ерак авылларга дини аңлатмалар җитешми”, - дип гел язып килдек. Хәзер инде, Аллага шөкер, монда алган белемнәрен һәрбер имам авыл халкына җиткерәчәк. Имамнарның дәрәҗәләре үсәчәк һәм халык арасында эшләү җиңеләячәк, ягъни бөтен сорауларга җавап бирә алачаклар.

Әле бит әлифне таяк дип белмәгән муллалар да бик күп иде. Мәчет имамы булып эшләү өчен белемле булу сорала, Коръән ашларын, никах мәҗлесләрен, Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәрен, мәетләрне соңгы юлга озату йолаларын уздыру бик зур белем таләп итә.

Без семинарга  барган көнне никах һәм аерылу тәртипләре турында дәресләр бара иде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә милләтләр эшләре комитетының дин эшләре буенча бүлек җитәкчесе Александр Шевелев семинарда беренче көннән башлап соңгы көнгә кадәр булдылар.

Әгәр дә шундый ярдәм, белем алу өчен барлык мөмкинлекләр бар икән, бик тырышып файдаланырга гына кирәк һәм шулай эшләнә дә.  Шушы елда әле тагын план буенча өч семинар уздырылачак. Ходай түрәләребезне сәламәтлектән аермасын. Халыкта дин ягыннан агарту эшләре алып барган өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен рәхмәтеннән ташламасын.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836