#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин әһелләре яшьләр белән очраштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

51-4Эшлекле визит белән Төмән өлкәсенә килгән Дагестан Республикасы мөфтияте вәкиле Идрис хаҗи Асадуллаев, өлкә мөселман Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге рәисе Искәндәр хәзрәт Юсупов, Төмән дәүләт университеты студентларында патриотик хис тәрбияләү үзәге менеджеры Динар Нәфыйков белән берлектә Төмән медицина академиясе, Индустриаль университеты һәм Көнбатыш Себер колледжында укучы студентлар белән очраштылар. Бу очрашулар өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков тырышлыгы белән оештырылды.

Студентлар каршында чыгыш ясаганда Идрис хаҗи мөселманнарның башка дин вәкилләренә нинди мөнәсәбәттә булуларына басым ясап: “Рабигул-әүвәл ае мөселманнар өчен бик кадерле ай, чөнки бу айда бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһү галәйһиссәләмнең туган көне. Шул сәбәпле без соңгы елларда нәкъ бу айда милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, дөньяда тынычлыкны саклау, Ислам диненең нигезен дөрес аңлату максаты белән илебезнең төрле шәһәрләренә барып очрашулар оештырабыз. Бүгенге көндә Исламны террорчылык, экстремизм сүзләре белән бәйләргә тырышалар. Ислам – ул тынычлык һәм миһербанлылык дине. Ул адәм баласын гына түгел, хәтта хайванны да кыерсытырга рөхсәт итми. Ислам дине һәркемгә, нинди диндә булуына карамастан, һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы, кимчелекләрне кичерергә өйрәтә. Мөхәммәт Пәйгамбәрнең мөселманнарга әйткән васыятендә – әйләнәңдәгеләр өчен сөекле, югары әхлаклы, күркәм холыклы һәм яшәгән җиреңдә җәмгыять өчен файдалы бул, дип әйтелә. Моннан соң да чын мөселман экстремист булып кешене кыерсыта аламы? Чын мөселманның кулыннан гына түгел, теленнән дә зарар булырга тиеш түгел. Мөхәммәт Пәйгамбәр беркайчан да беркемне кысрыкламаган. Беренче мөселман шәһәр-дәүләтендә яшәгән халык аңа зур ихтирам белән караган. Моны ул үзенең башка дин кешеләренә түбәнчел, әдәпле карашы, сабырлыгы белән казанган. Ә бүгенге көндә Ислам динен яман яктан күрсәтергә тырышучылар – я динебезнең тарихын белмиләр, я белеп тә, динебезгә каршы эшләр алып баралар”, - дип берничә мисал да китерде. Искәндәр хәзрәт Юсупов үзенең чыгышында чын Ислам дине гыйлеме һәм Ислам риторикасын кулланучы террорчылар төркеме идеологиясе арасындагы төп аермалар турында сөйләде. Нәтиҗә ясап ул: “Барыбызга да билгеле, Ходай адәм баласын бер ата-ата анадан яралткан, димәк, без туганнар. Башка дин кешеләре - безгә дошман дигән карашны көчләп тагарга тырышучылар, бик ялгышалар”, - диде. Динар Нәфыйков яшьләребезгә белә торып яки белмичә экстремизм идеяләрен таратучыларның җавапка тартылуын искәртеп үтте. Ул “Интернет челтәрләре үзендә бик күп куркыныч нәрсәләрне яшереп тота. Мәгълүмат киңлекләрендә тәҗрибәсез яшьләр барып эләгерлек күптөрле “капкын”нар бар. Радикаллар төрле юллар белән яшьләребезне үзләренә тартырга тырышалар. Чөнки аларга чит телләр белгән югары белемле яшьләр бик кирәк. Шул сәбәпле, без сезгә үзегезнең социаль челтәр битләрегезгә төрле шикле мәгълүматлар урнаштырырга ашыкмаска киңәш итәбез. Әгәр дә сезгә дини темага мәгълүмат җибәрәләр икән, сез аны “Әль-Хакк” өлкә мөселман Диния нәзарәте сайтына җибәрә аласыз”, - диде. Аннары дин әһелләре яшьләрне кызындырган сорауларга җавап бирделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836