#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дистанцион рәвештә эшләдек”

последние и лучшие новости искусства в мире

18-6Пандемия чорында өлкә үзәгеннән еракта урнашкан татар авылларында якташларыбызның ни хәлдә яшәүләре турында кызыксынып, Яркәү районы, Карбан авылы клубы мөдире Миңсылу Тусумовадан сораштык.

- Озак еллар башта совхозда, соңыннан мәктәптә пешекче булып эшләдем. Пенсиягә чыктым, авыл клубын ябачаклар, мөдир булып эшләргә кеше юк, шушы вазифага алынып карагыз, дип сорадылар. Башта оештыручы сәләтем юк дип курыктым, менә инде алтынчы елымны эшләп куйдым. Хезмәтем үземә нык ошый.

Пандемиягә хәтле бик күңелле яшәдек. Өлкәннәр белән клубка җыелышып чәйләр эчеп гел очраша идек. Авыл җирендә өлкәннәрнең ял итәргә башка барыр урыннары юк. Хәзер 65 яшьтән олыракларга югары әзерлек режимын сакларга кирәк. Без бер ел дистанцион рәвештә эшләдек. Бүгенге көндә клубта яшьләргә дискотека оештырырга ярамый. Концертлар куярга, бәйрәмнәрне үткәрергә, бәйгеләрдә катнашырга рөхсәт бирделәр. Битлек режимын катгый үтибез. Концертларга авылдашлар яратып йөри, залга халык җыела. Карбанда 280 кеше яши, күпчелеге “прописка”да гына тора. Белем йортында 27 бала укый, 10нан артык сабый мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөри.

Клубта берни юк иде, «Коммунистлар партиясе» депутатларыннан сорап, заманча аппаратуралы булдык. Алар клубны рәшәткә белән әйләндереп алуга да финанс ярдәм күрсәттеләр. Депутат Юрий Конев булышлыгы белән яңа костюмнар тектердек. Спонсорларга зур рәхмәт.

Бездә “Искорки” балалар (җитәкчесе – Рәисә Сабитова) бию, “Звездочки” (җитәкчесе – Диләрә Тимканова) бию, өлкәннәрнеке “Ялкын” (җитәкчесе – мин) вокал төркемнәре бар.

Ел саен өлкә, район күләмендә узган фестивальләрдә катнашабыз, урыннар алабыз. “Йолдызыбыз” Хәлилә Ибраһимова шигырьләр, мөнәҗәтләр сөйләп бик күп грамота, дипломнар яулады. Быел “Таң йолдызы” өлкә балалар фестивалендә “Искорки” - икенче, “Звездочки” өченче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Лилия Кәримова матур җырлый, Заринә Макулова - нәфис сүз остасы, Андрей Тепляев, Витя Чуб дәртле итеп бииләр. Күптән түгел автобус белән Тарханга барып концерт куйдык. Башка авылларга да барырга теләк зур, әмма техникабыз юк.

Яркәүдән еш хәрәкәт итүче комплекс килә, ул кечкенә авылларга йөри, хезмәтчәннәре балаларны уйнаталар. Авылда китапханә булмагач, китапларны район үзәгеннән мин алып кайтам. Нигездә, пенсионерлар китапларны яратып укыйлар, иң активлары – Лариса Шәрипова, Лариса Бариева, Вәсимә Ярмөхәммәтова, Мирсат Ярмөхәммәтов.

“Яңарыш” газетасына авылдашлар беренче көннәреннән үк язылалар. Почта хезмәткәрләре Диләрә Тимканова, Лилия Кәримова һәр язылу кампаниясендә кешеләрне өндәп, эшләрен намуслы башкаралар.

Мәчетебез гөрләп эшли, имам – Ильяс Ярмөхәммәтов, - дип сөйләде клуб мөдире.

Миңсылу Арифулла кызы Назрулла Фәттах улы белән 5 бала үстергәннәр. Тормыш иптәше гомере буе совхозда эшләгән, атлар караган. Кызганычка каршы, Назрулла Фәттах улы һәм бер уллары мәңгелек йортларына киткәннәр. Миңсылу ханым бүгенге көндә 15 оныгына куанып яши, аларны тәрбияләргә булыша. Тырыш хезмәте өчен авылдашлары аны хөрмәт итәләр.

Ерак татар авылларында яшәүче якташларыбызга шушы пандемия чорында түземлек, сәламәтлек теләп калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836