#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әбием сандыгы” проекты уңышлы үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

35-6“Президент Владимир Путин Указы буенча 2020 ел - халык иҗаты һәм матди булмаган мәдәни мирас елы, шуңа күрә без үсеп килүче буынны декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләре контекстында Төмән районындагы күп санлы халыкларның орнаменталь сәнгате системасы белән таныштыруга юнәлтелгән чара оештырырга булдык: бизәк төшерү, сәйлән (бисер) белән үрү, чигү, келәм туку, керамика.

Авыл клубларын практикага кайтару һәм әлеге мәдәният учакларына төрле яклап ярдәм күрсәтү – өстенлекле бурыч. Шуңа күрә җиде яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен конкурс әзерләдек”, - дип сөйләде “Әбием сандыгы” проекты авторы һәм җитәкчесе Дания Булатова.

Конкурс онлайн режимда уза һәм анда 32 бала катнаша. Анда катнашучылар өчен Төмән районы осталарының мастер-класслары оештырыла. Аларны “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Бабушкин сундучок” төркемендә күзәтеп барырга мөмкинлек бирелә. 35-7Мәсәлән, Альбина Бикмееваның керамик уенчыкка, келәм тукуга, Зөлфия Минибаеваның сәйләннән бизәнү әйберләре буенча мастер-класслар кызыклы, файдалы әзерләнгән.

Конкурска җибәрелгән эшләр арасында Әминә Мамкинаның (Шыкча авылы) “Өч кыз” татар әкияте буенча курчак, киемнәр, декорацияләрдән торган эше, Надия Мөхәммәтҗанованың (Талымхан авылы) “Намазлыгы”, Вера Бикмееваның (Акъяр авылы) татар милли киемле курчаклары I урынга лаек булдылар.

Барлык осталар да конкурста катнашу турында сертификатлар алачак, ә җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм призлар тапшырыла.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836