#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Әниебезнең елмаюын күрү – үзе зур бәхет»

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел Төмән районы, Аманад авылында яшәүче әниебез Сәлимә Юныс кызы Мәүлетова 85 яшьлек юбилеен каршылады.

Әниебезнең тормыш юлы гади булмаган, һәр көне көндәлек хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тулган һәм ул моңа беркайчан да зарланмады. Ул Аманад авылында, күп балалы гаиләдә туа. Балачагы да, шул елларда туган балаларныкы кебек, гел хезмәттә үтә. Мәктәптән кайту белән өйдәге эшләргә тотына, аннары колхоз эшенә йөгерә. Тракторчыларга аш пешерә, аннары сыер савучы булып эшли, шулай ел артыннан ел үтеп, гомере гел эштә, гел кайгыртучанлыкта була. Бары тырышлыгы һәм нык холкы аны тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Тормыш иптәше Мәсгут Мәүлетов белән биш бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. Балалары аларны оныклар белән сөендерделәр, хәзер нәбәрәләре үсә. Әти белән әнинең зур казанышлары дип балаларның үзара бик тату яшәүләрен әйтер идем.

Һәрвакыт ачык йөзле, игелекле, сөйкемле әниебез балаларын да үзе кебек кешелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән итеп үстерде. Көчле мәхәббәтен һәм ана назын биреп үстергәнгә, хәзер бала-оныклары аңа игътибар, кайгырту, хөрмәтне тулысынча күрсәтәләр. Әниебезгә еш килеп, хәлен белешеп торабыз. Ә оныклары һәм нәбәрәләре авылга, әбиләре янына кунакка йөрергә бик яраталар. Тырышлыгы һәм ярдәмчеллеге белән ул безгә лаеклы үрнәк булып яши.

Вакыт сизелмичә үтә тора. Үзенең 85 яшьлек юбилеенда әниебез зур, тату гаиләсе белән горурлана ала. Ул хәзер дә бер дә тик утырмый, йорт хезмәтен үзе башкара, тормышка оптимизм белән карый. Аңа карап гаҗәпләнәсең: соңгы елларда кичергән кайгы-хәсрәтләр, борчылулары аның күңелен ничек катырмаган һәм эченә бикләнергә мәҗбүр итмәгән?! Мөгаен, безнең һәрберебез өчен әниебезнең елмаюын, аның күзләре шатлык белән тулганын күрү - үзе зур бәхет. Тик чал чәчләренә моңсуланып карап, йөзендәге һәр җыерчык өчен үзеңне гаепле итеп тоясың. Кызганычка каршы, моны без еллар узу белән генә аңлыйбыз.

Әниебезнең туган көненә барыбыз бергә җыелышып, аңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле һәм озын гомер теләдек. Без әниебезнең гомерен озын һәм бәхетле итүне бурычыбыз дип саныйбыз.

Светлана МӘҮЛЕТОВА,
Төмән районы, Марай авылы
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836