#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әтисе белән горурлана

последние и лучшие новости искусства в мире

25-9Бөек Ватан сугышы башлануына 80 ел булачак. Безнең илдә сугыш дәһшәтләрен кичермәгән бер гаилә дә калмаган. Ветеранар берәм-берәм китә-баралар, сугыш чоры балалары да нык картайды. Безнең Төмән районы, Талымхан авылында Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәлне яңарттылар. Халык үзенең геройларын онытмаска тиеш. Мөхәммәткәрим абый Шаргабдуллин безнең авыл егете. Бөек Ватан сугышының Сталинградтан соң иң истә калган Ленинград блокадасын өзүдә катнашты, легендар шәһәрне саклаучылар арасында булды, сугышны исән-сау тәмамлап, авылдашларына җиңү алып кайтты.

Бүгенге көндә Талымхан авылдында яшәүче Нәбирә апа - фронтовик абыйның кече кызы. Ул әтисе турында сөйләргә ярата, аның хәрби документларын кадерләп саклый.

Әтием Мөхәммәткәрим 1907 нче елда Сабировлар гаиләсендә туа. Крестьяннар гаиләсендә тагын Минничамал, Мәүлиха исемле ике кыз, Кәбир белән Кирәй исемле малайлар да үсә. Авыр еллар булганга, кечкенә Мөхәммәткәримне бабае үз карамагына ала, аңа үзенең фамилиясен бирә, эшкә өйрәтә, яхшы тәрбия бирә.

Еллар сулар кебек ага. Мөхәммәткәрим Кызыл Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтканда, 1930 нчы еллар иде. Егет колхоз эшләренә керешә, гаилә кора.

Сугыш башлану илебездәге бөтен тормыш рәвешен тамырдан үзгәртте: балаларны ятим итте, хатыннарны ялгыз калдырды, яшь ирләрне әллә кайларга алып китте. Сабир абыйның өч улы да Ватанны сакларга китте. Берсе - сугыш кырында хәбәрсез югалды, икенчесе – сыңар аяксыз кайтты. Армия сафларында хәрби укчы һөнәрен алган Мөхәммәткәримне 1941 нче елның июлендә чакырттылар. “Хәрби билет” битләрендә сугыш биографиясе язылган: 147 нче укчылар полкына кертелгән, сентябрь аенда Ленинградны сакларга җибәрелә. 1942 елның октябрь аенача шул полкта сугыша, 20 фашистны атып үтерә.

1942-1943 елларда 36, 884, 27 нче полклар составында дошманга каршы сугыша. “Кызыл йолдыз”, “Ленинградны саклау өчен” орденнары белән бүләкләнә. 1944 нче елның 27 январенда, каты сугышлар вакытында, сул кул буыны җәрәхәтләнә. 1944 елның декабрендә ике аягы да җәрәхәтләнү сәбәпле, госпитальгә эләгә.

Нәбирә Мөхәммәткәрим кызы әтисе сөйләгән сугыш чоры авырлыкларын, ачлыктан, суыктан интегүләрен онытмый. Ул 1945 елда Польша җирендә каты сугышларда катнаша. Якташы Канчәбер авылы егете белән янәшә сугыша. Мескен үлә, ә Мөхәммәткәрим аның үле гәүдәсе астында дошман кылычыннан яшенеп кала. Каты яралардан төзәлеп, сугышның соңгы елында сугышчылар сафында була.

Ире дошманны тар-мар иткәнендә, хатыны Мәбүрә апа 1,5 яшьлек малаен әнисенә калдырып, хезмәт фронтына китә. “Уралмаш” заводында снарядлар чыгара. Сугыш беткәч, аңа “Тыл ветераны” таныклыгы бирелә.

Илебез җиңү таңын каршылый. Героебыз гаиләсенә сугыштан җиңүче булып кайта, авыл эшләренә керешә. Лаеклы ялгача хуҗалыкта эшли. Хатыны Мәбүрә апа белән өч бала – Мөнәвәрә, Мөкәрәмә, Нәбирәне тәрбияләп үстерәләр, оныклары турында кайгырталар.

25-101985 елда ветеран сугышчыга батырлыгы, кыюлыгы өчен I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены бирелә.

Талымхан мәктәбе музеенда Мөхәммәткәрим бабай Шаргабдуллинның бөтен документларының копияләре саклана, юбилей медальләре, бүләкләре, 1980 нче елда полкташы Эдуард Трифонов белән Ленинградта санаторийда ял иткәндә төшкән фотосурәтләре.

Сугыш ветераны Мөхәммәткәрим Сабир улы 80 яшенәчә туган авылында хатыны, кызлары-уллары, оныклары кадерендә тыныч картлык кичерде, үз гомеренә сабыр холыклы, тыйнак, намуслы, кешелекле булды. Кызы Нәбирә апа үзенең ветеран әтисе, әнисе белән горурлана.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән раоны, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836