Июнь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар өчен махсус җәйге лагерь оештырылды.
Лагерьга 30 бала йөрде. Ике отрядка бүленгән: I отряд – “Алтыннар”, II отряд – “Карлыгачлар” дип исемләнгән. Лагерьның начальнигы Әлфинур Касыймова, дүрт тәрбияче: Найсә Гайнельянова, Зөлфия Мөхвәлиева, Әлмирә Галеева, Зөнфирә Дворянских.
Без үзәккә кергәндә “Туган телгә мәхәббәт уяту” дәресе бара иде. Мөнирә ханым Хөснетдинованы махсус чакырганнар. Ул үзенең китабыннан шигырьләрен укып, көй язылганнарын җырлап та күрсәтте.
Аның илаһи, ягымлы тавышы балалар йөрәгенә май булып ягылды күрәсең, тын да алмыйча тыңладылдар. Соңыннан, билгеле булганча, шәһәрнең төрле мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан, ике лицейдан җыелган балалар татар телендә сөйләшмиләр дә, аңламыйлар да икән. Ә Мөнирә ханым алып барган дәрес вакытында аларга карап киресен уйлап була. Чөнки кул чабып, үзләре дә татар җырларын башкардылар.
Монда балалар шигырьләр, җырлар, биюләр, аннан башка төрле кул эшләре белән шөгыльләнәләр. «Программа бик бай, аннары үткән елдагы балалар да йөргәч, программаларны төрләндерергә дә кирәк», - диләр тәрбиячеләр.
Төмән шәһәренең 9нчы мәктәбе директоры Ирина Лохманова балалар өчен уңай шартлар тудыра. Гомумән, нинди ярдәм кирәк булса, барысына да бик теләп ярдәмгә килә, диделәр.
Ниһаять, чыгарылыш көн дә килеп җитте. Лагерь сезоны күз ачып йомганчы узып та китте. Балалар бүген бәйрәмчә татар милли киемнәрдә. Ата-аналар да килгәннәр. Бер авыз сүз татар телендә әйтә алмаган балалар ике атна эчендә исәнләшергә, саубуллашырга, сорауларга җавап бирергә, туган телдә шигырьләр сөйләргә, җырларга һәм биергә өйрәнгәннәр. Афәрин, әлбәттә тәрбиячеләр бик тырышканнар. Ата-аналар балаларына горурланып та, сокланып та утырдылар.
Чыннан да аларны танырлык түгел иде. Чын, саф татар балалары. Бәйрәм ахырында барысына да бүләкләр һәм дипломнар өләштеләр. Балаларга моннан да зур һәм күңелле бәйрәм булуы мөмкин түгел.Лагерьны һәм башка мероприятиеләрне эзгә салып калдырган Венера Хәйруллинаны әле дә мактап искә алалар.
Наилә САФИУЛЛИНА.