#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әзерлек эшләре бара

последние и лучшие новости искусства в мире

21-8“Себердә яшәүче татарларның телен, мәдәниятен, тарихи мирасын саклау һәм үстерү перспективалары” темасына багышланган “Сөләйманов укулары–2021» ХХIV нче регионара фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек эшләре буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы 14 нче май көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узды. Туган телебез, мәдәниятебез һәм тарихыбызны өйрәнү, саклап калу һәм популярлаштыру максатын алга сөргән әлеге чара 28 нче май көнне Төмән шәһәренең Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә үтәчәк.

Конференция рәисе, “Себер татарлар” Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин чараның программасы белән таныштырды. Аннары үзара фикерләшеп, оештыру комитеты милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, рәистәше - филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина төзәтмәләр, өстәмәләр керттеләр һәм “Сөләйманов укулары”н беренче мәртәбә уздыручы Динар Марсель улына рәхмәт әйтеп, төпле киңәшләр бирделәр һәм ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер икәнлекләрен белдерделәр. Утырыш барышында коронавирус сәбәпле, конференциядә катнашучылар саны 50 кешедән дә артмаска тиешлеге, калганнарга онлайн режимда теркәлергә мөмкинлек биреләчәге әйтелде. Конференциядә оффлайн һәм онлайн режимда доклад белән 10 кеше чыгыш ясаячак, ә калган фәнни хезмәтләрнең “Сөләйманов укулары” җыентыгында бастырылуы планлаштырыла. Шулай ук биредә милләтебезнең мактаулы шәхесләрен бүләкләячәкләр. Конференциягә регистрация 28 май көнне 10.30 сәгатьтә, чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836