#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фәкыйрь фәрештә

последние и лучшие новости искусства в мире

(ХИКӘЯ)

Арып-талып, үз уйларыма бирелеп, аяк астымдагы юеш язгы асфальтка күземне текәп, юлны аркылы чыгам. Көне авыр иде бүген, әллә язгы авитаминоз, әллә бар халыкны котырган эт талаганмы – барысы да ниндидер усал, сүз әйтеп булмый. Кайбер вакыт барысын ташлап, чыгып китәсе килә дә бит, тик кая барырга? Түзәргә кирәк. Шулай уйга батып, атлый биргәндә, кемдер беләгемә тотынганны сиздем, борылып карасам, карт кына бер бабаң, хәлсезләнеп беткән, күзләремә туры карый. Ничәдер секундка куркып куйдым, ни әйтергә белмәдем. Хәзер заманасы шундый, очраган кешедә начарлык эзләргә тотынабыз бит. Ә бабай шул арада нидер сөйли, аңлап булмый.

- Аңламыйм, - дидем дә, үзем култыклап алып, юлны аркылы чыктык.

- Кызым, миңа бер пакет кефир алып бирмәссең микән? – ди бабай.

“Чынлап эчкече” дип, уйлап куйдым тагын бер кабат. Тик картның күзләре шулкадәр күңелемә үтеп керде, хәтта башымны аска ияргә мәҗбүр булдым.  

- Мин әле менә больницадан выписался, - ди бабай, татарчаны-русчаны бергә кушып.

- Аңлыйм мин татарча, бабай, нәрсә булды, - дим. Бабайның тәне ап-ак, күзләре шундый ачык, күз кабаклары алсу төстә, әйтерсең, әле генә елап туктаган бу кеше. Телогрейкасы ике астагы төймәсенә тагылган, муены ачык, аның ачык тәнен күргәч, язгы җил тагын да салкынрак булып тоела. Үзе сөйли, шулвакыт минем кулымны кысып тотып тора, җибәрми, куллары шундый җылы. Әле хастахәнәдән кайтып килүен сөйли, сукыр эчәгесен алдырган, бүген җөйләрен салдырган, табиблар кефир эчәргә кушкан. Ә бабайның бер тиен акчасы юк икән үзе белән. Шушы биш минут эчендә бу узып баручы бабай күңелемнең күгәргән кылларын селкетте.

- Хәзер, бабай, көтеп тор, алып чыгам мин сиңа кефир, - дип, юлдан ерак булмаган кибеткә чаптым. Кибеттә чират юк, эссе ипи исе таралган иде. Кефир сорадым, өстәп яңа килгән ак ипи, сөт, макарон, пилмән, колбаса белән сыр сатып алдым. Мин чыгышка бабай шул ук урында таягына терәлеп басып тора иде. Таягы да ярты метр тирәсендәге агач кисәге иде аның. Мине күрешкә елмайды, курыккандыр инде мескен, мин юкка чыгармын, дип. Бер сумка азыкны бабайга суздым, эндәшмәде. Бер сумкага, бер миңа күзен йөртте, аннан башын күтәрде дә:

- Рәхмәт, - диде шыпырт кына, ике тирән күзеннән язгы гөрләвек кебек күз яшьләре агып төште. Җавап кайтара алмадым мин бабайга, күгәргән күңел кылларыма кагылды аның күз яшьләре. Сүзне икенчегә борып, кайсы якка кайтуын сорадым, без торган урыннан җиде тукталышны җәяү кайтырга булган ниятен әйтте. Аның бу яңалыгыннан хәйран калып яткан вакытта, каршыга автобус килеп туктады, аны тоткарлап, бабайга баскычтан менәргә булыштым, кесәмдә калган йөз сумны кулына тоттырдым да, саубуллаштым. Автобус кузгалгач, озаклап карап калдым артыннан. Бу кеше бит кемнеңдер әтисе, бәлки яраткан бабасыдыр. Ник шулай калдырып киткәннәр икән анны? Үземнең әтиемне шушы хәлдә күз алдыма китердем дә, ниһаять, күңелем тулып, үзем елап җибәрдем. Кем генә булмасын, нишләп ул андый хәлгә калган соң, кем гаепле, аны ничек табарга, ничек ярдәм итәргә икән соң – дигән уйлар өзгәләде җанымны. Бу вакыйгадан соң, ике-өч көн узгач, җитәкче үз бүлмәсенә чакырып алды. Мондый күренеш бик аз очрый торган иде мин эшләгән урында. Кереп утырышка эшемне мактады, хәлләремне сораштырды да, кулыма приказ тоттырды. Рәхмәт сүзе белән беррәттән, ике эш хакы күләмендә премия бирү турында язылган иде ул приказда. Теге бабайның чын күңелдән әйткән рәхмәтләре, дога булып барып ирешкән, күрәсең. Биргәннең кулы корымый, диләр, дөрес икән. Бабайга тоттырган акча кесәмдәге соңгы йөз сум иде ул көнне. Ул вакытта аны уйламадым. Мин таба алырмын, бабайга кирәгерәк, дигән фикер иде башымда. Аллаһы Тәгалә барыбызны да ярата, сорасак – бирми калмый, еласак – юата. Тик ни өчен шушындый бабаларның тилмерергә мәҗбүр булуларын гомер буена аңламадым. Бәлки, алар чынлап та безнең фәрештәләрдер? Аларга карап, без үзебездә булган барлык изге хисләрне уятабыз бит...

Лариса ВОЛКОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836