#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Габдулла Тукай шигырьләре” бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

18-4Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Г.Тукай иҗатына багышланган бәйрәм чарасы мәктәп укучылары, укытучылар, ветеран укытучылар, татарлар һәм себер татарлары милли-мәдәни автономиясе, “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый оешмасы катнашында үтте. Чараның кунагы - РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева Россия күләмендә онлайн узган “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесендә катнашып Бөтендөнья татар Конгрессының Рәхмәт хатына лаек булган иде.

Шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин Рәшидә Корман кызына Конгресс бүләген тапшырды. Балаларга татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Дәүләтбаева да татарлар һәм себер татарлары милли мәдәни автономиясе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Катнашучылар бәйрәмчә матур бизәлгән бүлмәдә шагыйрьнең китаплары, аның әсәрләре буенча укучылар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәсен карадылар. Шигърият дөньясына сәяхәткә алып барган бәйрәм кунаклары, укучылар, укытучылар Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар. “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Юнысова Г.Тукайның биографиясе белән таныштырды, үзе көйләп “Әлли-бәлли”не, укучылар белән бергә “Туган тел”не җырлады. Р.Бакиева “Шүрәле”не яттан сөйләде. “Бала белән күбәләк” мультфильмын да укучылар яратып карадылар. Гөлшат Зиннәтулла кызы катнашучыларга рәхмәт әйтеп, балаларны бөек шагыйребез Г.Тукайның шигырьләрен онытмаска, туган телне белергә һәм яратырга чакырды.

Чарада катнашкан мәктәп директоры урынбасары О.Коробейникова, мәчеттән Тимур хәзрәт Ниязов та бөек шагыйрьнең шигырьләрен һәрбер кеше белергә тиеш дип фикерләрен әйттеләр. «Габдулла Тукай шигырьләре» бәйрәме шагыйрь иҗатын яхшы белгән, сәнгатьле шигырьләрен сөйләгән укучыларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Оста сөйләүче Эмиль Назыйров, Радмир Мостафин, Зарина Раенгулова, Әминә Хөсәенова алкышларга лаеклы булдылар. Балачактан бөтен күңелләрен биреп Тукай шигырьләрен белгән, яратып сөйләгән укучылар булганда яшәр әле татар теле!

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836