#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гасырга якын гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

34-9Төмәндә яшәүче Сафиулла һәм Рәшидә Сәитовларның гаилә коруларына 68 ел. Сафиулла Зәйнулла улына - 25 майда, Рәшидә Зәйнулла кызына 24 августта 90 яшьләре тулды. Гасырга якын гомер. Сафиулла абый “Фидакарь хезмәт өчен”, “Көнбатыш Себернең нефть газ комплексын үстерү һәм җир асты байлыкларын үзләштерү өчен”, юбилейлы “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре, 1973-1974 елларда “Урман промышленность министрлыгы җиңүчесе” билгеләре белән бүләкләнгән. Рәшидә апа “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңүгә 50 ел” медальләренә лаек.

Сәитовлар гаиләсе белән якыннан танышу өчен йортларына юнәлдек. Безне Рәшидә апа белән кызлары Рәсимә ханым якты йөз белән каршы алдылар. Рәшидә Зәйнулла кызына һич 90 яшь биреп булмый. Җитез, энергияле, чибәр, ягымлы Рәшидә апага “әби” дип эндәшергә тел әйләнми. 5 ел урында ятучы Сафиулла абыйны яратып, хөрмәтләп карый. Сафиулла абый белән дә очраштык, ул безгә бик шатланды. “Яңарыш” газетасын алар беренче көненнән үк яздыралар, көтеп алалар икән.

- Сафиулла Тубыл районы, Тубылторада туып-үскән, мин – Күкрәнде кызы. 4 бала тәрбияләдек, 68 ел буена бер тапкыр да иптәшем белән әрләшеп карамадык. Сафиулла юаш, гадел, акыллы булды. Балаларны сөйде, аракы белән булмады, тырыш, табышлы иде, сунарга йөрде, балык тотты.

1950 елны Күкрәндедән Ханты-Мансийск шәһәренә күчендек. Бөтен яшьлек, көчле-егәрле чаклар шушында үтте. Хәзер менә сагынып искә алабыз. 1981 елны пенсиягә чыккач, Төмәнгә кайттык. Төньяклыларга беренче кооператив йортлар бирелгән чаклар. Бүгенге көндә улыбыз Рәшит тәрбиясендә.

Ханты-Мансийскида “Белогорский ДОК” оешмасында мебель цехында эшләдем. Сафиулла да бу оешмада урман эшендә хезмәт итте. Фоторәсеме озак еллар Мактау тактасында торды. Ул хезмәт фронты ветераны, мин хезмәт ветераны. Коммуналь түләүләрне түләргә, почтага “Яңарыш” газетасына язылырга, кибетләргә үзем йөрим.

Әтием – Зәйнулла Вахит улы Ниязов Бөек Ватан сугышыннан кайтмады. 1943 елны “Үлгән кәгазе” килде. Быел оныгы Хәйдәр Ниязов Ленинград өлкәсенә барып, бабаеның каберенә туган як туфрагын салып кайтты. Бертуган абыем Камил сугыштан яраланып кайтты. Миңа сугыш башланганда 12 яшь иде. Әти яуга киткәндә 7 бала калдык. Әнием – Корманбикә Исаметдин кызы көнен-төнен эшләде. Вахит олатам безне тәрбияләште, - дип сөйләде Рәшидә Зәйнулла кызы.

- Мин Түбән Вартада яшим. Абыйларымның берсе Көньяк Сахалин, икенчесе Ханты-Мансийск шәһәрләрендә тора. Әти белән әнигә безне кеше итеп тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт. Барыбыз да җыелышып хәлләрен белергә кайтабыз. Без бәхетле үстек. Балачак тыныч, күңелле Советлар чорына туры килде. Өйдә һәрчак җылы, дус атмосфера булды. Хезмәт сөяргә, өлкәннәрне ихтирам итәргә, Ватанны яратырга тәрбияләделәр. Алар безгә гел үрнәк булдылар. Саулык-сәламәтлек, бәхет, озын гомер телим, - дип сөйләде Рәсимә Сафиулла кызы.

Яныбызда 90 яшькә җиткән якташларыбыз булуы ул зур шатлык. Күпне күргән, авыр, дәһшәтле Бөек Ватан сугышын үз җилкәләрендә кичергән, аннан соң илне торгызган милләттәшләребез белән горурланабыз. Алардан тәҗрибә алып, күргәннәре-белгәннәре белән бүлешеп яшибез. Өлкәннәрне хөрмәтлик, кадерлик!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836