#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Герой әнисе - Нина Павловна

последние и лучшие новости искусства в мире

45-923 октябрь көнне Төмән районы, Ямбай авылында Төмән росгвардиячеләре тиз реакция ясый торган махсус отрядның хезмәткәре Россия Герое, милиция майоры Тимур Мөхәммәтсабар улы Мөхетдиновны искә алдылар.

Истәлекле көн Төмән СОБР (тиз реакция ясый торган махсус отряд) базасында шәхси составны тезүдән башланды. Махсус бүлекчә командиры полиция полковнигы Владимир Самороков сугышчан иптәше турында хатирәләре белән уртаклашты һәм бер минут тынлык игълан итте. Аннан соң ветераннар һәм гамәлдәге отряд хезмәткәрләре Геройның каберенә чәчәкләр куйдылар.

Белешмә: 2010 елның 23 октябрендә Төньяк Кавказ төбәгендә чираттагы хезмәт командировкасында булганда, махсус отряд хезмәткәре Тимур Мөхетдинов үз гомерен жәлләмичә террорлык актын булдырмый, дистәләгән хезмәттәшенең һәм тыныч гражданнарның гомерен саклап кала.

Хәтирәләр 2011 елның январь аена кайтарды. Тимурның әнисенең телефон номерын белмәдем, әмма йортларының адресы бар иде. Ямбайда өйләрен эзләп таптым, Нина Павловна гаҗәпләнеп ишекне ачты һәм түргә чакырды.

- Рөхсәт итсәгез “Яңарыш” татар газетасына батыр улыгыз турында мәкалә язар идек, - дип килүемнең сәбәбен аңлаттым.

Нина Павловна мөлаем йөзле, сабыр, тыйнак, гадел хатын-кыз, без тиз арада уртак тел таптык, аның белән сөйләшәсе җиңел иде.

Улының һәлак булуына аз вакыт узган, язмышның шундый мәрхәмәтсез булуына йөрәге янды, чынбарлык белән килешә алмады. Аның шушы халәте йөзенә чыккан иде.

– Хезмәттәшләре, дуслары улыма Россия Герое исеме бирүне юллап бөтен документларны җыеп тапшырдылар. Бирерләрме? – дип өмет белән сорады ана.

- Аллаһы Тәгалә боерса бирерләр, ышаныгыз! – дидем мин.

Шкафка Тимурның фотолары куелган, спорт ярышларында яулаган медальләре, башка бүләкләре тезелеп киткән.

Нина Павловнадан газета өчен берничә фоторәсем сорадым.

- Басмадан соң зинһар кире кайтарыгыз, алар бер генә данә, сезгә ышанып бирәм, - диде ул.

Өйләрендә ремонт башланган, әмма тәмамланмаган.

- Тимур соңгы командировкасына зур планнар белән китте. Йорт эчендә дә, курада да ремонт башлады. “Әни, кайтсам барчасын да эшлим, өйләнергә дә исәп”, - диде. Сезгә телефон номерымны бирәм, шалтыратыгыз, килеп йөрегез, - дип озатып калды Нина апа.

Газетада Тимур Мөхетдинов турында мәкалә чыккач, фотоларны Нина Павловнага алып барып тапшырдым. Чәй эчкәннән соң, диванга утырып фотоальбомнар карадык. Менә гаилә белән төшкән рәсем: Тимурның әнисе, әтисе, апасы Лилия һәм үзе балачагында. Икенчесендә - башына кара бандана бәйләгән биек, чибәр, мәһабәт егет Кавказ таулары арасында басып тора. Рәсемнәр төрле, Тимур берсендә елмайган, башкаларында моңсу...

Тәрбия гаиләдән килә. Тыныч заманда батыр, кыю, мәрхәмәтле, Ватаны, халкы өчен гомерен бирерлек егет үстерүе өчен Нина Павловнага карап сокландым.

Бер елны көзен шалтыратты.

- Килеп китегез, йомыш бар, - диде.

Бардым Ямбайга. Нина апа зур пакетка кишер тутырып куйган.

- Никадәр күтәрә аласың, алып кайт. Миңа элекке эшләгән җиремнән китерделәр, шуның кадәр кишерне нишләтим? – ди аптырап.

Без аның белән Россия Герое Тимур Мөхетдиновка багышланган ярышларда еш очраштык. Нина апаның вафатын ишеткәч авыр булды. Мәрхүмәнең туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836