#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомере буе нур сибеп

последние и лучшие новости искусства в мире

6-9Күңел тартыла торган кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Мөнәвәрә Курманова турында сөйлисем килә бүген. “Мөнәвәрә” исеме дә “якты, нур сибүче” мәгънәсендә. Аңа 60 яшь тулса да, активлыгына, ташып торган дәртенә сокланырлык.

Мөнәвәрә Сәгыйдулла кызы Тубыл районының Түбән Әремзән авылында туа. Д.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутында югары белем алып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасында Әремзән мәктәбендә эшли башлый. Аннары Санникова урта мәктәбендә укыта.

Ул гел узган тормышын якты, кызыклы итеп искә ала: тимурчылык эше, пионер слетлары, быргы, барабан тавышлары, байрак чыгарулар. Мәктәптә аңа укытучы булу белән бергә, пионервожатый, китапханәче, мәктәп музее җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары бурычларын да башкарырга туры килә. Җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, өй, бакча эшләрен ярата. Кыскасы, нәрсәгә тотынса да – бар яктан булдыра. Кунакчыл хуҗабикә, тугры дус та ул. Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни оешмасы үткәргән чараларда гел катнашып килә. Педагогик хезмәт ветераны 2016 елда Санникау мәктәбенең 80 еллыгына багышлап “Йөрәккә якын йорт” исемле китап та язды. Китапта мәктәпнең тарихы чагылдырыла.

Хәзер ул ире Булат белән Тубыл районының Санникау авылында яши. Алар 3 бала үстерделәр, 7 оныклары бар.

Гомере буе нур сибеп яшәгән Мөнәвәрәнең тормышын күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Фәүзия МАРАГАНОВА, Төмән өлкәсе себер татарлары
милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе, Төмән шәһәре.
Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836