#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәлак булды, әмма ул хәтердә

последние и лучшие новости искусства в мире

Нәрсә ул сугыш? Мөгаен, һәркем бу турыда уйлангандыр. Бу - рәхимсезлек, югалтулар, курку, ачлык, үлем. Меңнәрчә гомерне кызганмыйча алып китә һәм беркемне дә читләтеп үтми. Бу вакыйгалар турында, безгә азатлык, якты өметләр һәм чиста күк йөзе бүләк иткән кешеләрне һич тә онытырга ярамый. Халык мәкалендә: «Балаларыгызны тәрбияләгәндә, булачак оныкларыгызга лаеклы әти-әни тәрбияләгәнегезне истән чыгармагыз», - дип әйтелә. Шуны күздә тотып, кызык язмышлы, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам турында язып үтәргә булдым.

Тимергали Зарипов 1904 елда Ялутор районы, Яңа Атьял авылында туа. Сугыш башланганда Тимергалигә 37 яшь тула. Ул вакытта ул өйләнгән, аның 3 баласы була. Тимергали Зарипов мәктәптә укымый. Ул инде яшүсмер чагында беренче бөтендөнья сугышының бөтен авырлыкларын күрә, 3 революцияне кичерә. Күп кенә документларда аның фамилиясен төрлечә язалар, мәсәлән, кайберендә «Сарипов» дип язылса, башка документларда “Зарипов” диелгән.

Сугыш елларында гаиләгә бик авыр туры килә. Гаиләдә өлкән кеше булып 11 яшьлек Миниәхмәт кала. Алар фронттан хәбәр көтәләр. Бервакыт “Тимергали Зарипов хәбәрсез югалды”, - дигән хәбәр килә. Әтиләре хезмәт иткән вакытта, гаилә туендыручысын югалту буенча пособие ала. Ә аның үлемен игълан иткәннән соң, пособие килми башлый. Әмма, күпмедер вакыттан соң, әтиләренең табылуы турында хәбәр килә. Аны окопларның берсеннән бер солдат тартып чыгара. Шартлау вакытында аны солдат шинеле каплап куйган була. Бу шинель аны үлемнән коткарып кала. Сугыш кырында ул яраланмый һәм контузия дә алмый. Архив документларында аның Омск өлкәсе, Ялутор районыннан һәм хәрби исәпкә алу билгесе – автоматтан, кул пулеметыннан атучы булуы әйтелә. Ул башка җиргә күчерелгән: 22.08.1944, Кавказ арты хәрби комиссиясе, ЭГ 1572 хәрби часте, Иджеван. Анда ул озак тормый, 1944 елның 23 августында хәрби частьтән 2675 номерлы команда белән китә.

Тимергали Зарипов үз командасы белән Берлинга барып җитүчеләр арасында була. Берлинны алу операциясе 16 апрельдән 2 майга кадәр дәвам итә. 1948 елның 11 февралендә Тимергали Зарипов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыштан соң аның улы Хәлиәхмәт һәм кызы Рәсимә туа. 

1963 елда 59 яшендә вафат була.

Наталья МӨХӘММӘДОВА,
рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836