Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яңа ел - өлкәннәр һәм балаларның иң яраткан бәйрәме. Бер генә Яңа ел да бүләксез узмый. Бүләкләр бүләк итү традициясе, һичшиксез, иң күңеллесе! Бу тылсымлы бәйрәмдә һәркем игътибарга лаек.
«Һәр өйгә Яңа ел» акциясе кысаларында өлкән буын вәкилләрен - Төмән районы, Талымхан авылының тыл һәм хезмәт ветераннарын «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәсе волонтерлары Зөлфия Мамышева, Юлия Мөхәммәдҗанова, мәктәп музее җитәкчесе Тәслимә Мөхәммәдҗанова, Каскара хакимияте думасы депутаты Раил Бәширов котладылар.
Әби-бабайларга сәламәтлек, озын гомер, бу ел игелекле, тыныч һәм имин булсын дип теләделәр.
Төмән өлкәсенең «Бердәмлек» район татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Альберт Алтынгузин Юскаевлар гаиләсендә булды. Хезмәт ветераны Бүләк Хәкимулла кызын һәм кул остасы Камил Сәйфулла улын бәйрәм белән котлады, йортта рәхәтлек, тынычлык һәм гармония, иҗади күтәренкелек, уңышлар теләде һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Социаль әһәмиятле чараларны, милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклауда актив катнашкан өчен авылның яшь буыны да котлаулар кабул итте.
Партия чараларында актив катнашканнары һәм 2021 елда партия позицияләрен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге Төмән район җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән Талымхан урта мәктәбенең медицина хезмәткәре Юлия Мөхәммәдҗанова, Зөлфия Мамышева, Гөлсия Кәримова, Илнар Назыйров бүләкләнделәр.
Мәктәп музее активистлары котлауларга кушылалар. Яңа ел бары тик яхшы вакыйгалар гына алып килсен һәм якты күңел хатирәләре генә бүләк итсен.
Талымхан авылының мәктәп музее активы
(музей җитәкчесе Тәслимә МӨХӘММӘДҖАНОВА)
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе)