#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәркемнең үз язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

46-3Бу көннәрдә Вабия Шәрипова үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Аны котларга балалары, онык-нәбәрәләре, туганнары җыелдылар. Шундый күңелле һәм моңсу да булган бәйрәм көнне ул узган елларга күңеле белән генә булса да сәяхәткә барып кайтты.

Ул 1941 елның 19 октябрендә Тубылтора авылында Гыйльмичамал һәм Хәвый Исхаковлар гаиләсендә туа. Ул дөньяга килгәндә әтисе, сугыш башлану белән, фронтка киткән була. Шул ук елның декабрендә әтисенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килеп төшә. Балачак елларын искә төшереп Вабия апа:

- Миңа 4 яшь булгач, әни кабат кияүгә чыкты. Мине әтиемнең әти-әнисе үстерделәр. Кәрим бабаем колхозга печән әзерли, тырмалар ясады. Ул тәҗрибәле балыкчы һәм аучы да иде, шуңа күрә безнең һәрвакыт ашарга итебез, балыгыбыз булды. Әбием аларны кышкыга әзерләп тозлый, киптерде. Бервакыт бабаем миңа күрсәтер өчен урманнан ябалак алып килгәнен яхшы хәтерлим. Соңыннан без аны, әлбәттә, җибәрдек. Кайчагында бабай мине үзе белән урманга җиләк җыярга алды. Хөбәйбә әби йорт, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнде. Бакчабызда ул күп итеп суган, бәрәңге үстерде. Бәрәңгедән крахмал ясый иде, мин дә аңа кыргычтан чыгарырга булыштым, ул крахмалны авыл кибетенә тапшыра идек. Әбием тозланган, киптерелгән балыктан уха, солы ярмасы, бәрәңге салып аш пешерә иде. Кайчагында дусларым белән урамда уйнап, мин аларга ашарга керә идем. Аларда бәрәңге һәм оннан пешерелгән шырчай, туңган бәрәңгедән липүшкә ашап, өйгә кайткач, әбидән дә шундый ук ризыклар әзерләвен сорый идем. Мин мәктәптә укыганда, әбинең күзләре сукырайды. Шуңа карамастан, өйдәге бар эшләрне үзе башкарды. Хәтта пилмәннәр дә пешерде, пилмәннең камырын шырпы тартмасы белән үлчәп кисә иде. Мин, әлбәттә, аңа өй эшләрендә булыштым. Бала булгач, уйнарга да вакыт табылды. “Куышмак”, “Мең дә бер цыбык” кебек уеннар уйнадык. Бигрәк тә кызлар белән тукыма кисәкләреннән ясалган курчаклар белән уйнарга ярата идек. Киемне каян алуларын хәтерләмим, тик 10 яшемдә төшкән фотосурәтемдә матур гына күлмәктән басып торам, күрәсең, туганнарымның кемедер теккән булыр. Ә итекләремне бик яхшы хәтерлим. Миңа аларны абыем әтиемнең күн курткасыннан теккән иде. Мин аларны горурланып, саклык белән киеп йөрдем. Җәйге эссе көннәрдә яланаяк йөгердем, ә кышкы салкыннарда пима кидем. 8 яшемдә 1 нче сыйныфка укырга кердем. Тукымалардан ясалган курчакларымны мәктәпкә алып килә идем, шуның өчен укытучы апа бик еш мине әрли иде. Дүртенче сыйныфка кадәр туган авылымда укыдым. Ә бишенчедән җиденче сыйныфка кадәр Торбы мәктәбендә белем алдым. 14 яшемнән, яшьтәшләрем кебек үк, колхозда эшли башладым. Көзен урып-җыю эшләрендә эшләдек, кыр эшләрен бетергәч кенә мәктәпкә укырга керә идек. Җәен басуларга чүп утарга йөрдек. Сигезенче сыйныфны Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә тәмамладым. Аннары авылга кайтып бозау караучы, бераздан сыер савучы булып эшләп киттем. 19 яшемдә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Шәвәли Чамали улы белән 43 ел матур яшәп, шөкер Аллама, җиде бала үстердек, - дип сөйләде.

Вабия апа шуны да искә алып узды. Тормышка чыккач, ул әнисенә кунакка килә. Әнисе өстәл әзерләп йөргән арада, бер мизгелгә тәрәзәдән юлга сагышлы карашын ташлап: «Кайчан ул кайтыр икән?» - дип куя. Бу хәлгә башта бик гаҗәпләнгән Вабия апа әнисенең гомер буе әтисенең кайтуын көткәнен аңлый...

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836