#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер акцияләре уздырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

27-2Кызганычка каршы, быел, пандемия сәбәпле, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, Хәтер һәм кайгы көнен дә онлайн форматта уздырырга туры килде. Шуңа карамастан, Россия халкы һәр чарада актив катнашып, тарихыбызга, киләчәгебезгә битараф түгеллекләрен дәлилләделәр.

Хәтер һәм кайгы көнендә Россиянең барлык төбәкләрендә төрле истәлекле чаралар оештырылды. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә барлык оешмаларда бөтен эшчәнлек туктатылып торып, илебез халкы бер минут тынлыкка кушылды. Билгеле булганча, бу вакыт очраклы рәвештә сайланмаган.

Нәкъ 79 ел элек шул вакытта СССРның тышкы эшләр халык комиссары Вячеслав Молотов туры эфирдан совет халкына немец фашистларының сугыш башлаганы турында игълан иткән. Бу көнне Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре дә “Хәтер һәм Дан” елына багышланган “Изге эшләр” өлкә марафонына кушылып, Ялутор районының 6 татар авылында төрле чаралар уздырдылар. Хәрбиләрчә киенеп, бизәлгән автобуска утырып сугыш чоры җырларын җырлатып, “Бу Җиңү җәен йөрәкләрдә сакларбыз” хәтер маршруты буенча Кактамак, Калмаклар, Күлавыл, Рауды, Бумаер, Кулик авыллары урамнарын әйләнделәр. Һәр авылда аларга бәйрәмчә бизәлгән машина, мотоцикл, велосипедларда булган яшьләр, балалар кушылдылар. Әлеге проект кысаларында онлайн форматта узган “Зәңгәр яулык” акциясендә бик актив катнашкан Аслана урта мәктәбе укучылары Калмаклар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әбделхай Бабшанов белән хезмәт ветераны Мирсат Латыйповка, Бумаер авылының сугыш чоры балалары – Хәерҗамал һәм Гыйльфан Нучоковлар, Миңсылу һәм Баязит Галеевлар, Зиннур Исхаков, Зоя Галеевага зәңгәр яулыклар бүләк иттеләр. Рауды, Бумаер, Кулик авылларында илебезгә азатлык, имин, тыныч тормыш яулап биргән каһарманнар истәлегенә һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, аларны бер минут тынлык белән искә алып, баш иделәр. Рауды авылында китапханәче Ләйлә Уразова авылдашларына тынычлык символы булган күгәрчен рәсемен ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу чарада балалар гына түгел, зурлар да бик теләп, кызыксынып катнаштылар.

Ел саен Хәтер һәм кайгы көнендә тынычлыкны саклаган барлык кешеләр истәлегенә шәмнәр кабына. Быел әлеге акциядә бөтен ил буенча 27 млн. виртуаль шәм кабызылды. Аслана күчмә мәдәният хезмәткәрләре дә “Хәтер шәме” акциясенә бик теләп кушылдылар. Җитәкчеләре Ильяс Бакиев: “Безнең карамакта булган авылларда яшәүче кешеләрнең актив булуларына ис китәрлек. Нинди генә чара уздырсак та, безгә теләктәшлек белдереп, безнең җиңел булмаган хезмәтебезне аңлап, ярдәм итәргә көтеп торалар. Аларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез. Ил күләмендә уздырылган бу чаралар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә, ә иң мөһиме – илебездәге тынычлыкның нинди югалтулар аша булдырылганын онытмаска, кадерен белергә ярдәм итә”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836